17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Кош теле"
Сезгә "Кош теле" рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомырка - 8 данә; - шикәр комы - 30 грамм; - чәй содасы - 5 грамм; - он - 1 килограмм; - шикәр оны; - үсемлек мае. Йомырканы сытып туглыйбыз. Шикәр комы, чәй содасы, тоз, он салып, камыр басабыз. Ул токмач...
-
Илексаз мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе үтте
14 октябрьдә Илексаз мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе узды. Анда Наилә Әһелтдинова һәм Саимә Латыпова ачык дәрес күрсәттеләр. Аннары "Бер җылы сүз" исеме астында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасын карадылар. Наилә Әһелтдинова "Вак роза" мастер-классында сәйләннән чәчәк ясарга өйрәтте. Район методик берләшмәсе түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән тәмамланды.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Көз бәйрәме күңелле узды
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Көз бәйрәме булды. Мәктәп укучылары табигатькә чыктылар. Һәр сыйныфка көзге букет якларга һәм кызыклы яшелчә табарга кушылган иде. Букет яклау буенча 2 нче сыйныф укучылары 1 нче урын алды. 4 нче сыйныфлар күптөрле кызыклы яшелчәләр алып килгән иде. Призлы урынны алар яулады. Соңыннан балалар кызыклы уеннар...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары Әзһәр Габидине искә алу кичәсендә булдылар
Сарман урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары фронтовик-шагыйрь Әзһәр Габидинең тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә булдылар. Кичәдә Җәлил поселогыннан, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән язучылар берләшмәсе вәкилләре аның иҗатына зур бәя бирделәр, якын туганнары, дуслары аның белән булган кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Кичәдә катнашучылар Әзһәр Габидинең шигырьләрен...
-
13-23 октябрьдә "Сарманга" язылучыларга 80 сумга якын ташлама ясала
«Сарман»га очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу мөмкинлек бары тик 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр генә булачак: шушы вакыт аралыгында барлык почта бүлекчәләрендә подписка ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә сез «Сарман» газетасына - 543 сум 42 тиенгә, «Новый Сарман» газетасына 305 сум 64 тиенгә языла аласыз. Санаулы көн...
-
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Сарманда концерт күрсәтәчәкләр
3 ноябрьдә сезне "Син һәм мин" дип аталган концерт-тамашага чакырабыз! Сезне искиткеч шоу-программа көтә. Инструменталь ансамбль (ударные, клавиши, гитара, бас, баян, бэк-вокал) белән берлектә тулысынча тере, җанлы концерт. Супер ут һәм сәхнә бизәлеше, бию ансамбле, юмор, яңа җырлар, дуэтлар һәм танылган хитлар булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. 16+. Реклама.
-
Сарманлыларны ноябрьдә өч көн рәттән ял көтә
Хөрмәтле дуслар! Ноябрь яллары турында хәбәр иткәндә, ялгышлык җибәргәнбез. Яңа закон буенча, республика бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, ул башка көнгә күчерелми. Шулай итеп, ноябрьдә без өч көн ял итәчәкбез: 4 се - Халыклар бердәмлеге көне (җомга), 5 се,6 сы - ял көннәре. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе...
-
Сарысаз Тәкермәндә Хәтер көне үтте
15 октябрь - халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. 1552 елгы дәһшәтле вакыйганы халык бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең...