17 август 2015 яңалыклары
-
"Җәлил" агрофирмасында чөгендер алуга керештеләр
Бүген "Җәлил" агрофирмасында чөгендер алуга керештеләр. Беренче уңыш аның "Крокодил" сортлысы игелгән басудан алынды. Без барганда, агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин басуда, эш барышын күзәтә иде. 3 агрегат - "РОПА-Тигр" берөзлексез, чиратлашып, чөгендерне ала торалар, күчләргә өя баралар. Агрофирма агрономы Рафис Кашапов сүзләренә караганда, бер тамыразык авырлыгы уртача 520 грамм килә,...
-
Район командасы картинг ярышларында икенче урын алды
16 августта Кама Аланы поселогында балалар, яшүсмерләр, юниорлар һәм яшьләр арасында ТАИФ-НК Кубогына картинг буенча V Республика ярышлары узды. Спортчылар "Пилот" (8-16 яшь), "Стриж" (8-16 яшь), "125-стандарт" (13-18 яшь) классларында ярыштылар. Шулай ук "Мини-багги" һәм "Микро-багги" классларында Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар үткәрелде. Район егетләре ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. "Стриж" классында...
-
Иске Кәшердә урам бәйрәме үтте
Кичә, 16 августта, Иске Кәшер авылында Урам бәйрәме үтте. Ул Совет урамында уздырылды. Халыкны бәйрәм белән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раян Дәүләтҗанов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов котладылар, сентябрь аенда булачак сайлаулар тәртибе белән таныштырдылар. Шул урамда яшәүче авылның күренекле шәхесе абыстай Галия...