17 июль 2014 яңалыклары
-
Җәлил мәктәбе укучылары ялдан кайтты
Җәлил беренче санлы мәктәбе укучылары Даньшина Юлия һәм Шакурова Ильвира Кара диңгез буеннан ял итеп кайттылар. Сәләтле укучылар буларак, кызларга мәгариф бүлегеннән лагерьгә юллама бирелде. Аларга бик охшаган. Күңел ачу программасы, төрле конкурслар, экскурсияләр онытылмаслык булган. Кызлар мәгариф бүлегенә һәм укытучыларына рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
Сарман районы Күтәмәле авылында яшәүче Наил абый Авзалов авылдашларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер
Күтәмәледән Наил Авзалов икеайлык барганда үз машинасы белән барлык авылларда да чүп җыеп йөргән. Моны ел әйләнәсе эшләвен сораучылар да күп икән. - Җирлек башлыгы сорап кергәч, каршы килә алмадым. Күмәк эшләрнең берсеннән дә калганым юк. Үзебез яшисе җир бит, ничек өмәләрдә катнашмаска мөмкин. Авылдашлар аларга үз ихатасын җыештырган кебек...
-
Район өлкәннәре сәяхәттән кайтты
Районыбыз өлкәннәре һәрчак актив. Алар эшкә дә нык, ял да итә беләләр, сәяхәт итәргә дә яраталар. Шушы көннәрдә өлкәннәребез Ижевск шәһәрендә булып кайттылар.
-
Сарманлылар ифтар ашлары үткәрәләр
Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең колларына күрсәткән чиксез рәхмәт-нигъмәтләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Рамазан ае - Коръән ае, Рамазан ае - рух-бәдәнне пакъләү ае, Рамазан ае - рәхмәт, мәгърифәт, тәүбә ае, Рамазан ае - сабырлык ае. Рамазан аенда кылган һәрбер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне меңләгән мәртәбә арттырып бирә. Шуңа күрә...
-
Сарманлылар район газетасын яратып укый
"Район газетасын даими алабыз. Барлык сәхифәләрен яратып укыйбыз. Анда һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат таба ала. Шигырь яратучыларга - шигырьләре, ял сәгатьләрендә укырга мавыктыргыч хикәя, нәсерләре бар. Сәүдәгәрләр өчен исә киң реклама мәйданы тәкъдим ителә. Без үзебез дә аннан бик теләп файдаланабыз. Шулай ук редакция үткәргән акцияләрдә дә катнашабыз. Киләсе яртыеллыкка...
-
Кабат теркәлү – график буенча
Балаларын бакчага йөртүче, керемнәре гаиләнең бер кешесенә 20 мең сумнан ким булган әти-әниләр өстәмә компенсация алу өчен белешмәләр тапшыра башладылар. Июнь, июль айларында, өстәмә компенсация алу өчен, 42 кеше документ тапшырган. Ә 14 июльдә Җәлил 1 нче балалар бакчасында бүлек хезмәткәрләренә кырыкка якын әти-әни мөрәҗәгать иткән. Тулырак мәгълүмат газетабызның 16...