17 июнь 2015 яңалыклары
-
Сарманлылар тупланма пенсиядән 2015 елдан соң да баш тарта алалар
Россия Пенсия фонды пенсия тупланмаларын бер пенсия фондыннан икенчесенә кучерергә яки идарәче компанияләрне үзгәртергә яңа формада гаризалар ала. Пенсияне мәҗбүри иминиятләү буенча, барлык төр гариза формалары да Пенсия фонды сайтына урнаштырылган. Шунда ук гаризаны тутыру һәм тапшыру тәртибе белән танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, иминиятләүче - ул Россия Пенсия фонды яисә...
-
Сарманда халык өчен уңайлыклар тудырыла
Район үзәгендә халык өчен уңайлыклар тудырыла. Сарманда юл буйларына яңа тротуарлар салына. Халык үзгәрешләрдән канәгать, рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да бар.
-
Сарманда махсус су керү урыннары юк
Статистикадан күренгәнчә, көннәр җылыну белән, республикада суга батып, тәрәзәдән егылып, гомерләре өзелүче балаларның саны арта. Күрше-тирә районнардан мондый хәвефле хәбәрләр инде ишетелергә өлгерде. - Әхтәм үлгән... Әхтәм суга батып үлгән, - дигән дәһшәтле хәбәр шактый зур авылыбызга сәгате-минуты белән таралды. Дустыбызның нинди бәхетсезлеккә таруын, аның әти-әнисенең иңнәренә нинди зур кайгы...
-
Районда атна шәхесләре – Әминә Садыйкова һәм Айрат Шәйдуллин
Әминә Садыйкова Садыйкова Әминә Хәниф кызы хезмәт эшчәнлеген 1975 елда Бөгелмә хисапчылар мәктәбен тәмамлагач башлый. Бер елдан, белемен күтәрү өчен, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шул ук елда Сарман һөнәр училищесына эшкә килә. Биредә ул кассирдан башлап баш хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1988 елдан 1993 елга кадәр «ПМК-5»тә хезмәт буенча...
-
Игезәкләр йолдызлыгы астында туган Гөлия Шәрипова (Сарман) "Ялкау" бәлеше рецептын тәкъдим итә
Йолдызлар ашханәсе Рубрикабызда төрле йолдызлык астында туучыларның нинди ризыкка өстенлек бирүләре турында йолдызлар фаразын, аларның «фирменный» рецептларын бирүне дәвам итәбез. Сезнең дә үз рецептларыгыз белән уртаклашуыгызны көтеп калабыз, хөрмәтле газета укучылар. Бүгенге сүзебез - игезәкләр йолдызлыгы астында туучылар турында. Игезәкләр өстәл бизи Игезәкләр - хисле, кайчак хис-кичерешләргә артык бирелә торган,...
-
Юлтимердә бер ир-атны яшен суккан
- Кичә Юлтимер авылында яшенле көчле яңгыр явып үтте. Була торган хәл. Ә менә уллары белән көтүдә булган Фәрит Исхаковны яшен сугып, исән калуы - моңарчы ишеткән дә нәрсә түгел, - дип шалтыратты безгә Ләис абый Әхмәтҗанов. - Аны кич көтүдән кайтканда күрдем. «Ат арбасында идем, башка китереп тартты да,...
-
Районда кыр эшләре дәвам итә
Авыл хезмәтчәннәренең бүген дә мәшәкатьле көннәре: ул чәчүлекләрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. 16 июньгә күпьеллык үләннәр 3600 гектарда урылып, 2300 тонна печән әзерләнде, 8300 тонна сенаж салынды. Үсемлекләр 49 мең гектарда - чүп үләннәренә, 10 мең гектарда - корткычларга, 2,5 мең гектарда авыруларга каршы эшкәртелделәр. Чиста пар җирләрен...