17 май 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – лимон бәрәңгесе
Сезгә суган белән лимон бәрәңгесе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тоз - ½ чәй калагы; - яшел болгар борычы - ¼ данә; - сарымсак - 1 бәйләм; - яшел суган - 1 бәйләм; - бәрәңге - 5 данә. Салу өчен: - лимон согы - 1 аш калагы; - дижон...
-
Каташ-Каран егете "Россия 1" телеканалында татарча яңалыклар алып барачак
Кичәге көннән, 16 майдан башлап, "Россия 1" - ГТРК "Татарстан" телеканалында эш көннәрендә татар яңалыклары чыга башлады. Алар 14.30 сәгатьтә эфирга чыга торган була. Яңалыкларны Батыр Харисов һәм Чулпан Әмири алып барачаклар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Батыр чыгышы белән - безнең районнан. Ул Каташ-Каран авылында туып, шунда үсә, укый....
-
Район газетасына ташламалы бәя буенча язылу өчен биш көн калды
22 майга кадәр барлык почта бүлекчәләрендә район газетасына быелның икенче яртысына ташламалы яздыру ункөнлеге бара. Бу вакыт аралыгында "Сарман"га очызрак бәягә - 572 сум 34 тиенгә языла аласыз. Ашыгыгыз, сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
Район халкы "Урман утырту көне" акциясендә актив катнашты
Узган шимбәдә республикада «Урман утырту көне» акциясе узды. Анда безнең райондашлар да актив катнашты. Бакчабызда һәрберебез җимеш агачы утыркач, аның ничек үсеп китүен күзәтә, беренче җимешләренә куана. Бакчага ямь генә түгел, күңелгә рәхәтлек тә бирә бу хезмәтебез нәтиҗәсе. Күмәкләшеп агач утырту акцияләре уздыру да халыкта шундый уңай кичерешләр тудыруны, табигатькә...
-
"Бергә чакта" фотоконкурсы. Дружба авылыннан Такарликовлар гаиләсе
Дружба авылында яшәүче Валентина һәм Николай Такарликовлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Егетләр буш вакытларында баянда, гитарада уйныйлар, кызлар тәмле ризыклар пешерергә яраталар.
-
Мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның ярымфинал уеннары башлана
Бүген мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның ярымфинал уеннары башлана. 18.00 сәгатьтә беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы Башкарма комитет командасына каршы уйнаячак. 18.40 сәгатьтә мәгариф бүлеге һәм мәчет командалары очраша. Сүз уңаеннан Плей-офф узган атнада старт алды. Мәгариф бүлеге командасы авыл җирлекләре командасын 11:0 исәбе белән тар-мар итте....
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы узды
Кичә Сарманда иртәнге 5.00 сәгатьтән 7.00 гә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Аның барышында 53 транспорт чарасы тикшерелде. Барлыгы 10 юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар арасында 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 1 - автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка, 3 - ОСАГО...