17 апрель 2024 яңалыклары
-
Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» бәйгесе үткәрелә
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә. Конкурсны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы оештыра, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.
-
Район урманнарын агулыйлар
Республикада, шул исәптән районда да агачларга зыян салучы ефәк күбәләк белән көрәш баруы хакында без хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә республикада аннан 200 меңләп гектарда агач, яшел үсентеләр зыян күрә, дигән иде Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, узган ел җәй районга килгәч. Кортларның үрчүенә соңгы еллардагы җылы кыш шартлары сәбәпче. Калын юрган кебек кар катламы астында алар ышыкта кышлыйлар, аннан, көннәр җылытуга, агачларга һөҗүм итәләр.
-
Ветеран шаулы һәм данлы яшьлек елларын искә алды
Бүген — 17 апрель көнне Иске Минзәләбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Җамалиева Нәкыя Дәүләтхуҗа кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белделәр
Кичә Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең 1 а сыйныфы укучылары өчен «Урамнан чыккан чакта, башта карагыз чатка» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
-
Район газеталарына ташламалы бәядән язылырга нибары ике көн калды
8-18 апрель көннәрендә агымдагы елның II яртыеллыгына район газеталары «Сарман» белән «Новый Сарман»га язылу буенча ташламалы ункөнлек үткәрелә.
-
Күтәмәле мәктәбе укучылары экологик акциядә катнашалар
Мәктәп укучылары «Батареяны тапшырыгыз — табигатьне саклагыз!» экологик акциясендә актив катнашалар.