17 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлмәт авыл җирлегендә халык җыены үтте
Әлмәт авыл җирлегендә узган халык җыенында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе катнашты. Ул районда былтыр башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында сөйләде, 2017 елга планлаштырылган эшләрне атап үтте. Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов җирлектәге мәсьәләләрне яктыртты. «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»- Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин, полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков...
-
Кәүҗияк авыл җирлеге халкы үзен борчыган сорауларга җаваплар алды
Кәүҗияк авыл җирлегендә халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга планнары белән уртаклашты. Аннан соң «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»- Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин, полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова чыгышлары тыңланды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Фәрит...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары Зөбәер Әһелтдинов белән ачыктан-ачык сөйләштеләр
Сарман урта мәктәбендә узган чираттагы "Эшлекле сишәмбе"гә 9, 11 нче сыйныф укучылары белән "Ачыктан-ачык сөйләшү"гә Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов килде. Ул безнең белән тормышында һәм эшендә уңышка ирешүенең серләре белән уртаклашты. Үз алдыңа куйган максатыңа ирешеп һәм дөрес юнәлеш табып яшәсәң генә тормышыңда канәгатьләнү табарга мөмкин. Хәзерге заманда...
-
Югары Чыршылы һәм Ләке авыл җирлекләрендә исәп-хисап тоттылар
Югары Чыршылы, Ләке җирлекләрендә үткән авыл җыеннарында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, "Нөркәй" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев, полиция участок уполномоченныйлары Раил Таҗетдинов, Ләззәт Хәсәнов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге хакында Югары Чыршылыда авыл башлыгы Илсур Камалетдинов, Ләкедә җирлек башлыгы урынбасары Светлана Попова хисап тоттылар. Ахырда...
-
Азалакта халык җыены үткәрелде
Бүген, 17 январь көнне, Азалак авыл җирлегендә дә отчет җыелышы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быелгы бурычларга тукталды. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов узган елгы эшләр белән таныштырды. Шулай ук полициянең участок уполномоченные, Нөркәй янгын посты хезмәткәренең чыгышлары тыңланды. янгын сакчылыгы кагыйдәләрен искә...
-
Карашайсаклаулылар узган елга йомгак ясадылар
Бүген, 17 январь көнне, Карашай Саклау авыл җирлегендә авыл җыены үткәрелде. Анда авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниеваның узган елга отчеты тыңланды, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов узган елгы эшләр белән таныштырды. Шулай ук полициянең участок уполномоченные Рәсим Сафин райондагы һәм җирлектәге криминоген хәлгә тукталды. Җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева...
-
Саклаубашта 80 нче еллар дискотекасы узды
Саклаубаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, Искечә Яңа ел бәйрәмендә җырлап-биеп, күңелле уеннар уйнатып, урта буын кешеләре өчен 80 нче еллар дискотекасы оештырдылар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мидияләр белән сарымсаклы крем-аш
Сезгә мидияләр белән сарымсаклы крем-аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 2 данә; - су - 200 миллилитр; - 10-20 % каймак - 150 миллилитр; - ак май - 1 чәй калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - тоз - 1/3 чәй калагы; - яңа тартылган...
-
Район газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле газета укучылар! Ниндидер сәбәпләр белән газетабызга быелның беренче яртысына языла алмый калган булсагыз, моны хәзер дә эшли аласыз. Газета сезгә февральдән килә башлаячак.
-
Сарманның "Лилия" балалар бакчасында капиталь ремонт бара
Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бара. Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде. Ремонт 5 январьда башланган. Бакчада яктырту һәм җылыту системалары, электр чыбыклары алыштырыла, җылы идән җәеләчәк, стеналар-түшәмнәр, фасад яңартылачак, кухняда да үзгәрешләр булачак. Ремонт март аенда төгәлләнер дип көтелә. Бакчага йөрүче балаларның бер өлеше район...