17 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарман районында исерек килеш руль артына утырмаска тырышалар
"Сарман районында исерек халәттә автомобильдә йөрүчеләрне ачыклау өчен даими рәвештә полиция рейдлары оештырыла. Алар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көчәйтелгән режимда үткәрелә. 13 гыйнвардан башлап ике исерек халәттә автомобиль белән идарә итүче ачыкланды", - дип хәбәр итте безгә полиция инспекторы Радик Сәлимов. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 23 июленнән булган Россия...
-
Сарманда ветераннар Нәфис Закиров белән очраштылар
"Шәфкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров авыл җирлекләре ветераннар советлары рәисләре белән очрашты. "Ел саен күрешеп, сезнең белән киңәшләшеп, алдагы эшләрне планлаштырабыз - бу матур традициягә әверелде", - дип башлады сүзен Нәфис Закиров һәм очрашуга җыелганнарны районның икътисади-иҗтимагый тормышы белән таныштырды, бу елга планлаштырылган эшләр хакында...
-
Сарманда юлчылар карны чистартып өлгерә алмыйлар
Төне буе яуган кар кемнедер сөендерсә, юлчылар көендерде: алар юлларны чистартырга җитешә алмыйлар. "Татавтадор"ның Яр Чаллы филиалы Сарман участогы карамагында булган күпернең тротуары кеше үтәрлек түгел. Дөрес, тротуарның күпергә хәтле өлеше чистартылган. Ә менә күпердәгесен кемгәдер калдырганнар күрәсең. Балалар мәктәпкә барганда да, кайтканда да машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Юлчылар: "Без...
-
Сарманлыларны укытып, эш белән тәэмин итәләр
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны "Е" категорияле машина йөртүче, парикмахер, маникюрчы, менеджер белгечлекләренә укыту оештыра. Уку чыгымнарын үзәк түли, стипендия бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 2-52-12.
-
Сарман районында, матур булып, кар ява
Соңгы арада һава торышы даими үзгәреп тора: бер көнне суык булса, икенче көнне - буран, бураннан соң тамчы тама... Шуңа күрә без киләсе көнгә нинди һава буласын әйтә алмыйбыз, тик бүгенгесе билгеле: Сарманда ишеп-ишеп кар ява. Ул Мәскәүнең үзеннән килеп җиткән, диләр. Әлбәттә, без киләсе көннәргә прогнозны карамыйча кара алмадык....
-
Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов Казанда өстәл теннисы буенча беренче урынны яулады
Гыйварның беренче атнасында Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" дигән республикакүләм ярышлар узды. Бәйгедә 300дән артык спортчы катнашты. Анда Сарман гимназиясе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Ун яшьлек малайлар ярышында Айрат Гәрәйханов - уникенче, унике яшьлек уенчылар арасында Динар Йосыпов - беренче, Булат Латыйпов бишенче урынны алды. 1999 елда...
-
Сарман районының биш автомобиль йөртүчесе – "кара исемлек"тә
Татарстан Республикасы ЮХИДИ бүлекчәсе сайты "кара исемлек" төзеде. "Төзәлмәс түләмәүчеләр" исәбендә 42 кеше тора. Алар арасында сарманлылар юк. Тик алар башка исемлектә бар - автомобиль йөртүчесе таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр. Барысының да статьялары исереклек белән бәйле. Әлеге исемлекләр даими рәвештә тулыландырып торачаклар дигән фараз бар, чөнки, кызганычка каршы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
-
Сарманлылар тикшерүчегә сорауларын бирә алалар
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге даими рәвештә халыкны кабул итү уздыра. Бүлек җитәкчесе - юстиция подполковнигы Азат Сәетколов Сарманда һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр "Росгосстрах" компаниясе бинасында кабул итә. Ул Муса Җәлил урамының 63нче йортында урнашкан, 2нче кат. Кабул итүгә...