16 декабрь 2016 яңалыклары
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Җәлилдән Элиза Галимҗанова
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Җәлил бистәсеннән Элиза Галимҗанова.
-
Саклаубаш мәктәбендә Яңа елга әзерлек бара
Саклаубаш урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек бара. Анда тәнәфесләрдә Яңа ел җырлары өйрәнәләр, Бал-маскарадка чыгышлар әзерлиләр. Мәктәп каршысына кардан сыннар ясарга да өлгерәләр.
-
"Сарман" газетасы Кыш Бабае призына волейбол ярышлары үтәчәк
25 декабрьдә «Сарман» газетасы Кыш Бабае призына ир-атлар командалары арасында традицион волейбол ярышлары узачак. Бәйге 1 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (район мәдәният йорты бинасы) залында үтә. 9.20 сәгатьтә җирәбә салыначак. 9.30 сәгатьтә катнашучылар парады башлана. Ярышларның Положениесе
-
Районда Яңа ел бәйрәме уңаеннан төрле чаралар үтәчәк
Җиһанда - кыш. Булган борчуларны капларга теләгәндәй, ябалактай ап-ак кар ява. Шул аклык белән бергә, күңелләрнең ишегенә яңа өметләр кагыла. Әйе, безнең һәркайсыбыз бусагада торучы Яңа елдан шатлык-куанычлар, эшләренең уң булуын көтә, яңа планнар кора. Алдагы Әтәч елы уйланылган гамәлләр, "Җиде кат үлчә, бер кат кис", - дигән әйтемгә буйсынучылар...
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Җәлилдән Эрнест Хаҗиев
"Кыш бабай белән бергә" конкурсы дәвам итә. Чираттагы катнашучыбыз - Җәлил бистәсеннән Эрнест Хаҗиев.
-
Сөлектә кардан сыннар ясадылар
Сөлек мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә Яңа елга әзерлекне сыннар ясаудан башлап җибәрделәр.
-
Сарман матбугат үзәгендә Чәй көне бик күңелле үтә
Дуслар! Бездә Чәй көненең иң кызган чагы. Кунаклар бииләр, җырлыйлар, шигырьләр һәм мәзәкләр сөйлиләр. Әлбәттә, без аларны сыйлап торабыз. Сезне дә көтеп калабыз!
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә Чәй көне башланды
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә Чәй көне күңелле рәвештә башланып китте. Кунаклар чәйдән, бәйрәм коймагыннан һәм тәмле ризыклардан авыз итәләр. Сез дә рәхим итегез, дуслар!
-
Райондашыбыз Гүзәл Уразова игълан иткән бәйгедә катнашачак
Кичә район мәдәният йортында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәм аларның иҗатташ дуслары сарманлыларга бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Быел алар һәвәскәр җырчылар арасында үзенчәлекле бәйге игълан иткәннәр иде. Сәхнәгә чыгып, тере тавыш белән үзе яраткан җырын башкарган кеше чит илгә ике кешелек юллама алу мөмкинлеге алачак. Райондашыбыз Рөстәм...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә Чәй көненә рәхим итегез!
Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә матур традициягә әйләнгән Чәй көне үткәрелә. Бәйрәмебездә һәркем катнаша ала. Шушында ук район газеталары "Сарман", "Новый Сарман"га да язылырга мөмкин. Сезне Чәй көненә көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар! Бергәләп тәмле чәйләр эчик, тагын бер кат күңелле итеп аралашып алыйк. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 10.00 сәгатьтә.