16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Тәмле йокы сиңа, Сарман, матур төшләр күрегез. Иртәгәсе эш көненә бик дәртләнеп керегез.
Тыныч төннәр, матур төшләр, дуслар барыгызга да! Фото из http://pixabay.com/ru/
-
Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте
"Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент. (Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. "Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар....
-
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләде
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Нөркәй» агрофирмасының Тәлгать Ибраһимов белән Ленар Әхмәдиев экипажы алды. Икенче урында - «Сарман»нан Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат...
-
“Хәтер көне” уңае белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә “Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле” дип исемләнгән күргәзмә киштә эшләнде.
"Хәтер көне" уңае белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле" дип исемләнгән күргәзмә киштә эшләнде.
-
Ә сез инде бакчаларагызны кышка әзерләп бетердегезме?
Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була. Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар. Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли...