16 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Җәлилдә халыкны мобиль кабул итү төркеменә 12 мөрәҗәгать булды
Бүген Җәлилдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме булды. Бу сайлаулар алдыннан соңгы кабул итү иде. Барлыгы 12 мөрәҗәгать булды, су, юллар, чүп баклары, пенсияне һәм хезмәт хакын индексацияләү, инвалидлык сораулары күтәрелде.
-
Сарман мәдәният йорты сәнгать осталары Өчөйле Саклауда концерт оештырдылар
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Сарман мәдәният йортының сәнгать осталары концерты булды. Концерт алдыннан Саклаубаш авыл җирлеге сәркатибе булачак сайлаулар буенча халык алдында чыгыш ясады,артистларга рәхмәт хаты тапшырды. Концертны мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева алып барды. Методист Сәмәрә Хәйруллинаның берсеннән-берсе матур шигырьләре, "Шайтан таягы" юмор төркемендә оста уйнавы тагы да...
-
Җәлилдә халыкны мобиль кабул итү бара
Бүген Җәлил бистәсендә "Бердәм Россия" партиясе халык белән очраша. Сәгать 10.00да автовокзал каршында мобиль кабул итү башланды.
-
Социаль хезмәтләр җыелмасы алу турындагы карарны үзгәртү өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә кирәк
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә, социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокуклы Федераль ташламалардан файдаланучы гражданнар социаль хезмәтләрне натуралата яисә акчалата алу хокукына ия. Шул ук вакытта социаль хезмәтләрне тулысы белән дә, өлешләп тә акчалата алырга мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы гражданинга айлык акчалата түләүләр билгеләнгәч туа. Ул гаризадан...
-
Район халкы Дәүләт Думасына көчле Татарстан командасы узсын өчен тавыш бирәчәк
Елның мөһим вакыйгасы алдында торабыз: 18 сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов бу сайлауларны Татарстан өчен Парламентка Республика командасын вәкил итеп җибәрү дип атады. Никадәр күбрәк татарстанлылар тавыш бирә, Дәүләт Думасында республикадан шулкадәр күбрәк депутатлар эшләячәк. Димәк, анда Татарстанның тоткан урыны ныгаячак. Шуңа күрә безнең һәммәбезгә 18...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә белән кыздырылган бәрәңге
Сезгә гөмбә белән кыздырылган бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: -бәрәңге - 5 данә; - зур суган - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - гөмбә - 300 грамм; - май - нинди булса да ярый; - тоз, борыч - тәм буенча. Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам...
-
Илексаз мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына көндәлекләр таратылды
Илексаз мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган проект кысаларында, көндәлекләр таратылды. Шул уңайдан, 16 сентябрьдә бердәм "Мәдәният дәресе" үтте. Бу көнне башлангыч сыйныфларда укый торган 11 балага мәдәни көндәлек тапшырылды. Укучылар мәдәни көндәлек, аны тутыру кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук бу дәресебездә Сарман һәм Илексаз...
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни...