16 июль 2017 яңалыклары
-
Район газетасына арзанрак бәядән язылу дәвам итә
1 июльдән "Сарман" газетасына 2018 елның 1 яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу башланды. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда "Сарман" газетасына гражданнар - 632,10 сумга, оешмалар 722,10 сумга языла алалар. "Новый Сарман" газетасы гражданнар һәм оешмалар өчен - 367,92 сум. Хөрмәтле сарманлылар! Район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр һәм борыч белән салкын аш
Сезгә кыяр һәм борыч белән салкын аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кабак төшләре - 2 аш калагы; - шикәрсез йогырт - 250 грамм; - ак икмәк - бер телем; - кедр чикләвеге - 1 чәй калагы; - кыяр - 400 грамм; - кызыл баллы борыч - 50 грамм....
-
Сарман "автоледи"лары ярышачак
Район ЮХИДИ бүлекчәсе, Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи-2017» бәйгесе үткәрә. Катнашучылар 2 төрле сынау үтәчәкләр: 1) юл кагыйдәләре белгечләре; 2) транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү. Бәйге 20 июльдә 09.00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны: район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы (Сарман авылы, Профсоюз урамы, 19...
-
Сарманлылар, мошенниклардан сак булыгыз!
Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә мошенниклар һөҗүм итүе очраклары күбәйгән. Алар, ышанычка кереп, банк картасы мәгълүматларын алалар.Мошенниклар "барлык төр хезмәт күрсәтәбез", дип алдыйлар. Ышанган кешеләр аларга картаның барлык мәгълүматларын бирәләр. Әгәр мондый очрак булса, полициянең участок уполномоченныега шалтыратырга кирәк.