16 июнь 2016 яңалыклары
-
Район газетасына икенче яртыеллыкка язылу 25 июньгә кадәр барачак
Дуслар! "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең республика һәм район матбугатына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу 25 июньгә кадәр (әлеге датаны да исәпкә алып) озайтылды. "Сарман" газетасынга язылу бәяләре: - аерым кешеләр өчен - 621 сум - бер айга язылу - 103 сум 50 тиен - оешмалар өчен - 709 сум 8 тиен...
-
Сарманның Төзүчеләр урамындагы йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы төзелә
Районда Төзекләндерү елы кысаларында паркларны, ял итү урыннарын, күпкатлы йортларның ишегалларын һәм башка территорияләрне уңайлы һәм зәвыклы итеп үзгәртү буенча алып барыла торган эшләрне һәммәбез күрәбез. Инде җимерелеп барган сарайлар урынында балалар мәйданчыклары барлыкка килүен кем генә хупламас икән? Сарманга Әлмәт шәһәре ягыннан килеп кергәндә Төзүчеләр урамының 4нче, 9нчы һәм...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – әфлисун, күрәгә һәм кедр чикләвекләреннән кекс
Сезгә әфлисун, күрәгә һәм кедр чикләвекләреннән кекс рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 200 грамм; - ак май - 190 грамм; - эре әфлисун - 1 данә; - кедр чикләвекләре - 3 уч; - күрәгә - 2 уч; - тавык йомыркасы - 2 данә; - көрән шикәр -...
-
Сарманның "Электроника" кибете хуҗасы Рәүф Фатыйхов #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясен игълан иткән иде. Аңа райондашларыбыз да актив рәвештә кушылды. Акциянең асылы шунда - район газетасына үзең язылу белән беррәттән якыннарыңны, туганнарыңны, дусларың, танышларыңны яздыру. Акциянең тагын бер дәвамчысы - Сарманда яшәүче даими укучыбыз, "Электроника" кибете хуҗасы, эшмәкәр Рәүф Фатыйхов. - Район газетасына һәрвакыт язылам....
-
Күтәмәледә ифтар мәҗлесе үтте
Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның унынчы көнендә Күтәмәле авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу гамәлне кылу хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: "Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла", диелгән. Авылның яше-карты, килгән кунаклар башта күркәм мәчетебездә җыелып,...
-
Өчөйле Саклауда "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" дигән әңгәмә узды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында җәйге каникул чорында балалар өчен "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" дигән исемдә әңгәмә уздырылды. Киноэкраннан көндәлек режим, шәхси гигиена, дөрес туклану, начар гадәтләргә бирешмәү кебек рәсемнәр күрсәтелде. Соңыннан, төрле уеннар белән аралаштырып, дискотека уздырылды.
-
Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чираттагы БДИ тапшыралар
Бүген 11 нче сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар - бу юлы информатика һәм ИКТ белән тарихтан. 14 июньдә чит телләрдән һәм биологиядән имтиханнар үтте. 20 июньдә быел соңгы БДИлар узачак - химия белән физикадан. Аннары резерв көннәре каралган.