16 март 2020 яңалыклары
-
Маһира апаны котларга авыл белән җыелып килгәннәр
Чураш авылында яшәүче Харисова Маһира Харис кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән, истәлек бүләге тапшырды.
-
Фирдүс Гөлзадәны Сарманга кунакка алып кайтты
Талантлы яшьләребезнең берсе - Сарайлы кызы Гөлзадә Шакирҗанованың ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркемендә эшләвеннән сарманлылар хәбәрдар.
-
Районда техник караулар башланды
Бүген – 16 март көнне хәзерге вакытта “Сарман” агрофирмасында язгы чәчүдә эшләячәк тракторларга һәм арбаларга күргәзмә техник карау бара. Механизаторларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Дикъкать Хөснетдинов сәламләделәр, алда торган эшләрдә уңышлар теләделәр
-
Мортыштамак мәктәбе укучылары экология конференциясеннән кайттылар
Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференциясендә Сарман районы данын яклап кайттылар.
-
Елгада боз киткән
Белгечләрнең фаразлары туры килде. Алар быелгы ташуны март аенда ук булачак дигәннәр иде. Чыннан да, шушы көннәрдә елгаларда су киткән. Ә кыш һаман китәргә ашыкмый. Иртән торуга, бөтен җирне ап-ак кар каплаган.
-
37 мең гаилә торак шартларын яхшыртты
Татарстанда быел 2,9 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.