16 март 2016 яңалыклары
-
Мортыштамакта теннис ярышы үтте
13 март көнне Мортыштамакта авыл Башкарма комитеты беренчелегенә теннис ярышы булды. Анда халык актив катнашты. Беренче урынны Илгиз Галимҗанов алды.Сафуан Газизов - икенче, Рамил Сабуров өченче булдылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Районда гражданнарның үзара салымына кагылышлы мәсьәлә кертелгән референдумнар үтәчәк
20 мартта, Сарман авыл һәм Җәлил поселок җирлекләреннән кала, 21 авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләләренә кагылышлы референдумнар узачак. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Авыл җирлекләрендә каралачак сорауларны сылтама буенча үтеп карый аласыз. Сораулар
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелде
Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар оештырыла. Бүген дә 7.00 сәгатьтән 8.30 сәгатькә кадәр вакыт эчендә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йорту таныклыгыннан башка...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – алма белән ипи ашы
Сезгә алма белән ипи ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: арыш сохарие - 225 грамм; су - 1,5 литр; шикәр - 1 стакан; алма - 5,5 данә; лимон цедрасы - 2 аш калагы; канәфер - 3 данә; каймак - стаканның ½. Сохариларны 1 литр суда бераз тотып алабыз, аннары вак...