16 февраль 2017 яңалыклары
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Мортышбаштан Рөстәм Шиһапов
Без Колмәт егетләре - игезәкләр Рамил һәм Равил Шәйгалләмовларның әниләре Рузиләгә армиядән әниләренә сәлам юллаулары турында хәбәр иткән идек. Алар белән бергә Смоленскның 53821 нче санлы частендә, һавага каршы оборона гаскәрләренең зенит-ракета дивизионында тагын бер якташыбыз - Мортышбаш авылыннан Рөстәм Шиһапов та хезмәт итә. Бу фотода Рөстәм - иң алгы...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Әфган сугышына багышланган чараларда катнаштылар
Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел булды. Шул уңайдан Зур Нөркәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Әфганстан - йөрәк ярасы" дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Авылдаш Рамил Әбделминов, ут эченнән исән-сау кайтып, бәхетсезлек аркасында гомере киселгән әфганчы Айрат Сәлаховның якты истәлеге турында сөйләштеләр. Укучылар сугышның коточкыч вакыйга булуын белделәр, җирдә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр салаты
Сезгә кыяр салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа кыяр - 8 данә; - укроп - 6 сабак; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - тоз - тәм буенча; - джугас сыры - 80 грамм; - зәйтүн мае - 8 аш калагы; - әче аштәмләткече (Франциянеке) -...
-
Зур Нөркәйдә Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Кичә Зур Нөркәй авылында Әфган сугышында һәлак булган Рамил Әбделминовның каберенә такыя салынды. Такыялар шулай ук Айрат Сәлахов һәм Генар Фәрхетдинов каберләренә дә салынды. Чарада өлкән прапорщик Атлас Әсмандияров, җирлек башлыгы Рәшит Гайсин, "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев, әфганчылар, мәктәп һәм мәдәният йорты коллективлары, һәлак булганнарның туганнары катнаштылар.
-
Колмәттән Рамил һәм Равил Шәйгалләмовлар армиядән әниләренә сәлам юллыйлар
"Дембель альбомы" конкурсында катнашучыларыбыз армиядә хезмәт итеп кайткан кешеләр иде. Ә менә чираттагы катнашучыларыбыз - Колмәт авылыннан игезәкләр Рамил һәм Равил Шәйгалләмовлар хәзерге вакытта Смоленск шәһәрендә хәрби хезмәт үтәләр. Егетләр әниләре Рузиләгә үзенчәлекле сәлам юллаганнар. Без аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын, әти-әниләренә сабырлык теләп калабыз.
-
"Сарман" киноучреждениесе коллективы диплом һәм Мактау хаты белән бүләкләнде
2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча Ринат Шәрәфетдинов житәкчелегендәге «Сарман» киноучреждениесе коллективы республика күләмендә икенче урынга лаек булды, икенче дәрәҗә диплом һәм Мактау хаты белән бүләкләнде.
-
Иртәгә Сарманда "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтәчәк
Дуслар! Исегезгә төшерәбез - иртәгә, 17 февральдә, Сарман "Стар" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы базасында "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтәчәк. Алар 10 февральдә үтәргә тиеш иде, тик һава шартлары ярышларны кичектерергә мәҗбүр итте. Катнашучыларны теркәү 8.00-9.30 сәгать аралыгында булачак. Ярышлар 10.30 сәгатьтә башланачак. Анда үз чаңгыларың белән...