15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Районда югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләр бүләкләнде
Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, ферма-комплексларда булып, октябрь аенда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Терлекчелек комплексларында "Иң яхшы сыер саву операторы"...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары район үзәк хастаханәсенең баш табибы белән очраштылар
Төрле һөнәр ияләре белән очрашу Сарман урта мәктәбенең традициясенә әйләнде. Эшлекле сишәмбе - шуларның берсе. Бүген табиб булырга хыялланган укучылар Сарман үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдус Шакиров белән очраштылар. Ул, бик теләп, укучыларга медицина хезмәтенең җаваплы, катлаулы, бик кирәкле һөнәр булуы турында сөйләде. Аннан соң ул укучыларны хастаханәнең эш тәртипләре,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңге шарчыклары
Сезгә бәрәңге шарчыклары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 5-6 данә; - манный ярмасы - 4 аш калагы; - йомырка - 1 данә; - үсемлек мае; - тоз. Бәрәңгене пешерәбез һәм, бераз суытып, эре тишекле угычта уабыз. Аңа манный ярмасы, йомырка, тоз кушабыз һәм болгатабыз. Әзер катнашмадан камыр...
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә юл һәлакәте корбаннарына багышланган митинг узды
15 ноябрьдә Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә юл һәлакәте корбаннарына багышланган митинг үтте. Чарада юл-патруль хезмәте инспекторы Айдар Мифтахов, бистә Советының оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гарифуллина, янгын сүндерү часте начальнигының урынбасары Айнур Гайнетдинов һәм Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова чыгыш ясадылар. Тулырак мәгьлүмат...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары "Китаплар табибы" акциясендә катнаштылар
11 ноябрьдә Сарман үзәк балалар китапханәсенә Сарман урта мәктәбенең 2 "А" сыйныфы укучылары килделәр. Алар «Китаплар табибы» исемле акциядә катнаштылар. Китапханәчеләр аларны бик сөенеп каршы алдылар. Башта укучыларны татар китабы тарихы белән таныштырдылар, аннары китап белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләделәр, ә соңыннан барысы бергә, түгәрәк өстәл артына утырып, китаплар...