15 август 2017 яңалыклары
-
Даулы болында умартачылар семинары узачак
19 августта Даулы болында 10.00 сәгатьтә умартачылар семинары була.
-
Сарманда Рафис Уразаевның юбилей кичәсе үтәчәк
18 августта 10.00 сәгатьтә «Сарман» кинотеатрында якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевның «Сәнгатькә багышланган гомер» дип аталган юбилей кичәсе үткәрелә. Керү ирекле.
-
Район үзешчәннәре комбайнчыларны концертлары белән сөендерәләр
Район үзешчәннәренең комбайнчылар өчен оештырылган концертлары дәвам итә. Бүген концерт "Нөркәй" агрофирмасы басуында булды.
-
Район басуларында урып-җыю эшләре бара
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 15 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. Урып-җыю
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бавыр һәм гөмбә белән салат
Сезгә бавыр һәм гөмбә белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: голланд сыры - 200 грамм; майонез - 150 грамм; тавык бавыры - 500 грамм; шампиньон - 400 грамм; башлы суган - 1 баш; көнбагыш мае - 2 аш калагы; тоз - тәм буенча; тозлы кыяр - 1 данә; ачы...
-
Сарманның Ленин урамында яңа асфальт җәяргә әзерләнәләр
Район үзәгендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Сарманның Ленин урамында яңа асфальт җәеләчәк. Хәзер аның өчен урын әзерлиләр.
-
Сарман алмагачлары августта да чәчәк аталар
Табигать хикмәтләре һаман да очрап тора. Менә Сарманда август аенда алмагач чәчәк атып ята. Әле кайда диегез - үзебезнең Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге бакчасында!
-
Иске Кәшер халык театры яшьләр Сабантуе үткәрде
Иске Кәшер мәдәният йортында оешкан халык театры коллективы "Кырык чишмәдә" яшьләр Сабантуе үткәрде. Бизәлгән көянтә-чиләк асып йөгерү, кулдан тегелгән, кызык итеп эшләнгән капчыклар киеп йөгерү, скакалкада сикерү кебек уеннарда ярыштылар. Соңыннан өстәл әзерләп, чишмә суыннан тәмле итеп чәй эчтеләр.