15 июнь 2017 яңалыклары
-
Район укучыларының имтиханнары дәвам итә
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Ул телдән булды. Иртәгә имтиханның дәвамы булачак.
-
Сарманлылар "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша алалар
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Районда атна буе яңгыр явачак
Һава торышы прогнозлары буенча, алдагы көннәрдә районда яңгыр явачак. Ул хәтта берничә атнага сузылырга мөмкин. Яшеннәр дә булачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә ашы
Сезгә гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - башлы суган - 1 данә; - кишер - 1 данә; - бәрәңге - 3 данә; - үсемлек мае - 2 аш калагы; - яшелчә шулпасы - 1,5 литр; - тоз, борыч - тәм буенча; - укроп - ½ бәйләм; - ак...
-
21 июньдә район Советының утырышы узачак
21 июньдә 9.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында муниципаль район Советының утырышы узачак. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: 1. Сарман муниципаль районы территориясендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тормышка ашырылуы турында. 2. Сарман муниципаль районы территориясендә җәмәгать тәртибен саклауның торышы турында. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшне...
-
Иртәгә район үзәк ял паркында мультфильмнар күрсәтеләчәк
Иртәгә, 16 июньдә, "Сарман" кинотеатры район үзәк ял паркында балалар өчен мультфильмнар күрсәтәчәк. Башлана 20.00 сәгатьтә.
-
Җырчы Әлфия Авзалова вафат булды
Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. (Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде.
-
Сарман матбугат үзәге игълан иткән "Дуслар белән – күңелле!" конкурсында тавыш бирү башланды
Менә безнең "Дуслар белән - күңелле!" конкурсы ахырына якынлашты. Без тавыш бирүгә старт бирәбез. Җиңүче тәүлек буена җыелган "лайк"лар буенча билгеләнәчәк. Алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамыйлар. Җиңүчене бүләк көтәчәк. Фотолар "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменең "Дуслар белән - күңелле!" альбомында урнашкан. Башладык! svopi.ru сайтыннан фото