15 май 2016 яңалыклары
-
Сарманда җылытачак
Һава торышы прогнозлары буенча, киләсе атна башыннан Сарманда бераз җылытачак. Күбесенчә аяз һава булачак, явым-төшемнәр көтелми.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңге шарчыклары
Сезгә бәрәңге шарчыклары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 5-6 данә; - манный ярмасы - 4 аш калагы; - йомырка - 1 данә; - үсемлек мае; - тоз. Бәрәңгене пешерәбез һәм, бераз суытып, эре тишекле угычта уабыз. Аңа манный ярмасы, йомырка, тоз кушабыз һәм болгатабыз. Әзер катнашмадан камыр...
-
Район халкыннан Халыкара гаилә көне уңаеннан игълан ителгән конкурста активрак булу сорала
Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без "Бергә чакта" дигән конкурс игълан иткән идек. Аның шартлары белән сылтама буенча үтеп таныша аласыз. Сезне конкурста катнашырга чакырабыз. Ашыгыгыз, ул 25 майга кадәр генә дәвам итәчәк! Хәзерге вакытка анда өч гаилә катнаша - Фәрхетдиновлар, Сәетшиннар һәм Гәрәевлар гаиләләре.
-
Сарман районы агач утырту акциясенә кушылды
Кичә Татарстанда Урман утырту көне үтте. Әлеге акциягә Сарман районы да кушылды. Районның төрле почмакларында агач үсентеләре утыртылды. Фотоларда - Карашай Саклау авылында үткән агач утырту акциясеннән күренеш.