15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Төннәрегез хәерле булсын, райондашлар!
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын.
-
Җырчы райондашыбыз Алинә Прокофьева-Кәримова бәби көтә
Интернет челтәрендә куелган фотолардан күреп, Алинә хакында шик туган иде. "Җырлыйк әле" тапшыруын караганнан соң, шик акланды. Кызыксынып, якташыбыз белән элемтәгә кердек. - Дөрес шикләнгәнсез, шундый уйлар белән яшибез, - диде Алинә. Кызмы, малаймы көткәннәрен әлегә сер итеп калдырырга булдык, хөрмәтле дуслар. Апрель аенда үзегез белерсез. - Синнән башка "Җырлыйк...
-
Райондашлар, белеп торыгыз:Татарстанның бер авылында котыру авыруы теркәлгән
Маллар арасында котыру авыруы теркәлү уңаеннан карантин игълан ителде. Бу хакта ТР Президенты сайтында указ урнаштырылды. Мамадышның Түбән Шәндер авылында маллар сату-алу, аларны читкә чыгару тыела. Сөт сатуга да чик куелды. Чыганак:https://vk.com/atannary
-
Сөлек мәдәният йортында "Тагы килгән Кыш бабай" исемле чыршы бәйрәме узды
Сөлек мәдәният йортында 13 гыйнвар көнне балалар өчен "Тагы килгән Кыш бабай" исемле чыршы бәйрәме узды.Балалар Кыш бабай,Кар кызы белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар.Бәйрәмгә Убырлы карчык та килгән иде.Килгән кунаклар табышмаклар әйтештеләр,җырладылар,биеделәр,лотерея уенында катнаштылар. Ә инде маскалар булып киенгән куян,төлке,Кызыл калфак бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
-
Районда халык гозере үтәлә
Район халкының гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү, туган проблемаларны уртага салып хәл итү максатларында, газетабыз битләрендә "Кара-каршы элемтә", "Сорау-җавап", "Җитәкчегә соравым бар", "Кыек багана" махсус сәхифәләре булдырылды. Аларда күтәрелгән мәсьәләләр даими рәвештә чишелеш таба, халык белән җитәкчелек арасында аңлашып яшәү мохитен тудыра. Район үзәгенең Ленин урамы 57, 59, 63 йортларында яшәүчеләрдән...
-
Район Советында чираттагы киңәшмә үтте
Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмә тәбрикләүләрдән башланды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов район Советының Мактау грамотасы һәм истәлек бүләгенә лаек булды. "Ел лидеры - 2017" республика бәйгесе лауреаты - "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район туры җиңүчеләре - район ветераннар җәмгыяте...
-
Азалак мәдәният йортында искечә Яңа ел бик күңелле үтте.
-
Фотобәйгенең җиңүчесе билгеле
Эт елы уңаеннан, без Интернет-кулланучылар арасында "Тугры дус белән бергә" фотоконкурсы игълан иткән идек. Ниятләгәнчә, аңа искечә Яңа елда йомгак ясарга булдык. Бер көн дәвамында барган кискен көрәш - тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчебез билгеле булды. Ул - Җәлил бистәсеннән Илназ Могыйнов Тавыш бирү туктатылган сәгатькә бәйгедә катнашучыбыз 946 тавыш җыйган...
-
“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе дәвам итә
"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясенә сарманда яшәүче Сәрия Садыйкова да кушылды.Ул, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә килеп, бәйләнгән оекбашлар калдырды.
-
Илсөя Бәдретдинова сарманлыларга сакланырга киңәш итә
Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бу көннәрдә кызык та, гаҗәп тә хәл булган. Интернеты өзелгән. Юк, бусы гаҗәп тә, кызык та түгел әле. Барысы да алда башлана. Илсөя үзе бу турыда менә ничек яза, үзгәртмичә бирәбез: "Чакырдым интернет кертуче жегетлэр... Килделэр... Табуретка сорадылар.. Бирдем... Табуреткамны кутэреп подъездга чыгып киттелэр...Ярты сэгать вакыт...
-
Райондашлар балык тоту серләрен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан өйрәнә алалар
Рөстәм Миңнеханов ял көннәрен улы белән балык тотуга багышлаган Балык тотуда төшерелгән фотолар Instagramда меңләгән лайк җыйган. Рөстәм Миңнеханов ял көннәрен улы Искәндәр белән балык тотуга багышлаган. Балык тотуда төшерелгән фотоларын президент Instagramда урнаштырган. Алар меңләгән лайк җыйган. http://tatar-inform.tatar Фото: instagram.com/rusminnikhanov/ http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/14/156019/
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. (Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23...
-
Хәерле дүшәмбе иртәләре белән, дуслар!
Көннәрегез уңышлы узсын!