15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарман районы халкының искечә Яңа елга исе китми
Без күптән түгел "ВКонтакте" группасында искечә Яңа ел уңаеннан сораштыру уздырган идек. Ике көн эчендә җавап бирүчеләр саны бик күп булмаса да, шундый нәтиҗә ясап була: район халкы искечә Яңа елга гади көнгә кебек карый. Мондый вариантны 70,9 процент кеше сайлады. Бу бәйрәмдә гаилә белән генә утыручы саны шактый калыша...
-
Җәлилдә поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин кубогына ярышлар узды
10 гыйнварда Җәлилдә "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин кубогына ярышлар булды. Анда 2002-2003 елларда туган балалардан торган командалар катнашты. Турнир бәйрәмнәрчә атмосфера да үтсә дә, уеннар бик киеренке булды. Беренче урынны Җәлилнең "Җәлилче" командасы алды. Икенче урында - Әлмәтнең "Алнас" командасы, өченче урынны...
-
Сарман районында 2014 елның беренче пары теркәлде
15 гыйнварда Сарман районының ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары теркәлде: Мортыштамак авылы егете Раил Ризатдинов белән Сарман кызы Светлана Заһирова рәсми рәвештә язылыштылар. Аларны котларга дуслары да килгән иде. Яшьләр 2012 елның җәендә Мортыштамак авылында Сабантуй бәйрәмендә танышканнар. Икесе дә башта бәйрәмгә бармаска уйлаган булганнар, тик язмыш чакыруы булгандырмы,...
-
Сарман прокуратурасы кеше хокуклары сагында тора
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмнең тарихы 292 ел элек Петр 1 боерыгыннан соң башланып китә. Шул вакытта ук прокуратура алдына куелган төп вазифа булып контроль һәм күзәтү эшчәнлеге торган. Бүген дә илебездә кеше хокуклары, иреге һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләре саклануны прокуратураның хезмәте тәэмин итә....
-
Сарманда Клара Булатова белән очрашу узачак
16 гыйнварда 10:00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрында якташыбыз - шагыйрә Клара Булатова белән очрашу булачак. Шагыйрәнең иҗатын сөючеләрне "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән очрашуда көтеп калабыз.
-
Сарманда чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды
15 гыйнварда районда аграр көллият базасында чәчүлек орлык әзерләү, үсемлекләрне саклау юнәлешендә хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда "Россельхозцентр"ның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, филиал белгечләре, филиалның районнардагы бүлекләре начальниклары һәм белгечләре катнашты. Алар узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, алга бурычлар билгеләделәр.
-
Сарманда оешмаларда энергия куллануның нәтиҗәлелеге буенча анализ ясалды
Дүшәмбе көнне чираттагы эшлекле киңәшмәдә бюджет сферасындагы оешмаларда энергия куллануның нәтиҗәлелеге буенча узган елның тугыз аена анализ ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Марат Яхин чыгыш ясады. Ул бүлекләрнең, авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшчәнлегенә тукталды, электр энергиясе, су, җылылык чыгымнары буенча чагыштырмача анализ ясап, күрсәткечләре яхшы...
-
Петровка Завод мәктәбе кызлары "Костер" лагерена бардылар
Кышкы каникулларда Петровка Завод авылының урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Бердәмлек" балалар төркеме активистлары Лилия Гыйниятуллина, Юлия Муллина һәм Аделя Микушева Казан шәһәренең "Костер" балалар лагеренда булдылар. "Галстуклы ил" дип аталган сменада алар күп тәҗрибә җыйдылар. Алар Казан шәһәренең Милли музеена, Боз шәһәрчегенә бардылар, Америкадан килгән балалар белән бер сменада...