14 октябрь 2013 яңалыклары
-
Хәбәрләр
Хәбәрләр.17 октябрьдә район почта бүлекчәләрендә абунәче көне үтә. Бу көнне кайбер газета-журналларга ташламалы бәяләрдән язылырга була. Көнкүреш калдыкларын түгү полигонында хәзер үз машинаң белән чүп-чар түгү түләүсезгә әйләнде. Бу әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын булдыру максатыннан эшләнә. Район ветеринария табиблары сыйфатсыз терлекчелек продуктлары белән агулану, кешеләр һәм терлекләр арасында була торган төрле...
-
Сарманда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды
11 октябрь көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көненә багышланган тантанасы үткәрелде. Анда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова катнаштылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен билгеләп үтте. Соңыннан җырчы Руслан Кираметдинов һәм...
-
Сарман студентларының стипендияләре арта
Яңа нормативлар буенча, колледж һәм техникум студентларының минималь стипендиясе аена 487 сум тәшкил итәчәк, югары уку йортларында белем алучылар 1340 сум стипедиягә ия булачак. Колледж студентлары өчен социаль стипендия хәзер 730 сум булса, югары уку йортлары студентлары өчен 2010 сумга җитәчәк. Студентлар нинди стипендия алачагын хәзер уку йорты студсоветлар ярдәмендә...