14 апрель 2017 яңалыклары
-
Ял көннәрендә Сарманда яңгыр явачак
Һава торышы прогнозлары буенча, иртәгә, 15 апрельдә, Сарманда +6 +5 градус булачак, яңгыр явачак. Якшәмбе көнне, 17 апрельдә, кыска вакытлы яңгыр булачак, төнлә -2 градуска кадәр суытачак.
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарайлыдан Гөлия һәм Наил Шәймөхәммәтовләр
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Сарайлы авылында яшәүче Гөлия һәм Наил Шәймөхәммәтовләр. Аларның гөлләре ел буена шау чәчәктә утыралар. Шулай ук укыгыз: Сарманнан Миләүшә һәм Рөстәм Гариповлар Сарман шифаханәсенең хирургия бүлеге хезмәткәрләре Саклаубаштан Кәүсәрия Имамова Сарманнан Әнисә Шакирова Иске Минзәләбаштан Әнисә Музалевская Күтәмәледән Саимә Ильясова Сарманнан...
-
Урман чыпчыклары Сарман үзәгенә яшәргә күченәләр
Бүген матбугат үзәге территориясендә урнашкан агачларга бер төркем кош кунды. Игътибарлабрак карасак, алар урман чыпчыклары (свиристель) булып чыктылар. Әлбәттә, без аларны фотога төшереп алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадык. Урман чыпчыклары күчмә тормыш алып баралар. Менә бу юлы да алар урманнан кешеләр янына якынрак күченгәннәр. Миләүшә Зарипова фотолары
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә чираттагы санитар сәгать узды
Бүген без, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, чираттагы җомга санитар сәгатенә чыктык. Узган атнада без, тизрәк эресеннәр дип, карларны аткалаган һәм бозларны чапкан идек. Бу юлы инде чын язгы эшләргә керештек - коелган яфракларны җыйдык, территориябезне чүпләрдән арындырдык.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – файдалы конфетлар
Сезгә файдалы конфетлар рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: күрәгә - 100 грамм; караҗимеш - 150 грамм; солы лачаулары - 100 грамм; әстерхан чикләвеге - 50 грамм; лимон - ½ данә; бал - 50 грамм; кунжут - 3 аш калагы; кокос йомычкасы - 2 аш калагы. Күрәгә һәм караҗимешне яхшылап юабыз...
-
"Җәлил" агрофирмасында көзге бодай чәчүлекләрен тукландыруга керештеләр
«Җәлил» агрофирмасының Карамалы бүлекчәсендә көзге бодай чәчүлекләрен тукландыруга керештеләр. Бу эшкә самолет җәлеп ителгән. Бүген ул Рантамак янындагы 618 гектарлы басуга аммиак селитрасы кертә. Ашлама алып чыгуда тракторчылар Наил Кыямов, Максим Григорьев, Мисхәт Габидуллин , кранда Раил Гафиятуллин эшлиләр. Складтан ашламаны Наил Сәхәбетдинов төяп җибәрә. Раушан Әгъләмов һәм Ринат Гыйләҗетдинов...
-
Янурыс авыл җирлегендә өмәгә чыктылар
Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Сарман авыл җирлеге җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, һәр атнаның җомгасында район оешма-учреждениеләрендә санитар сәгатьләр үтәргә тиеш. Янурыс авыл җирлегендә өмә башланды инде.
-
Сарманның Минзәләсе тулып аккан
Сарманның Минзәләсе тулып аккан. Дөресен әйткәндә, күптән вакыт инде. Тик, шулай да, боз әле китмәгән. Озакламый ул да кузгалыр инде.
-
Илексаз мәктәбендә финанс грамоталыгына өйрәнделәр
Илексаз мәктәбендә укучылар өчен төрле кызыклы чаралар, атналыклар узып тора. Шуларның чираттагысы - Финанс грамоталалыгы көне. Бу чарада сыйныф җитәкчеләре класс сәгатьләре уздырдылар, банкир белән очрашу үтте. Ул бик тәэсирле булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. 5-9нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә бюджеты" темасына әңгәмә узды. Анда тормыш иткәндә килеп...
-
Дүсем һәм Ләшәү Тамак авылларында гарәпчә укулар тәмамланды
Дүсем һәм Ләшәү Тамак авыллары мәчетенә йөреп, гарәп теле дәресләре алучыларның быелгы уку курслары тәмамланды.