14 апрель 2014 яңалыклары
-
Ләкедә "Бәхет" торты пешерәләр
Ләке авылы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Светлана Аксакова төрле камыр ашлары пешерергә ярата. Ә иң яратып пешергән ризыгы - "Бәхет" торты. Моның өчен ике коржик пешерергә кирәк. Аларның һәркайсы өчен 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы майонез, 1 аш калагы камыр көпшәкләндергеч, 1 стакан он...
-
Районда узган атна шәхесләре – Наилә Хуҗина, Рәшит Гайсин һәм Габделхай Фәрхетдинов
Наилә Хуҗина 4 апрельдә Шәрләрәмә авыл җирлеге советы депутатлары утырышында җирлекнең яңа башлыгы сайланды. Бу вазифа моңа кадәр мәктәп директоры урынбасары булып эшләгән Хуҗина Наилә Наил кызына тапшырылды. Наилә Хуҗина Мамадыш районының Норма авылында туа. Ул башлангыч сыйныфта укыганда, гаиләләре Түбән Кама шәһәренә күченеп килә, һәм кыз мәктәпне шунда тәмамлый....
-
Сарманда "Радуга"-"Салават күпере-2014" фестиваленең зона туры узды
12 апрельдә район мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләрнең милли-мәдәни "Радуга"-"Салават күпере-2014" икенче республика фестиваленең зона туры узды. Уңышлы чыгыш ясаган аерым башкаручылар һәм коллективларга оештыру комитетыннан башкару осталыгы өчен дипломнар тапшырылды. Тулырак фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Сарман аграр көллияте концерт-очрашуга чакыра
Сарман аграр көллияте коллективы белән чираттагы очрашу апрельнең 14ендә (бүген) - Юлтимер, 16сында Сарман мәдәният йортында булачак. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында уздырылучы бу концерт-очрашулар барышында көллият турында мәгълүмат алырга да мөмкин. Шул ук көнне "Сарман" газетасына да языла аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Бу көннәрдә язылучылар арасында район мәдәният йортында узачак...
-
Сарманлылар май бәйрәмнәрендә җиде көн ял итәчәкләр
Май аенда безне өстәмә ял көннәре көтә. 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме - ял көне, 2 майга шимбәгә туры килгән 4 январь ялын күчергәннәр иде. Шулай итеп, бу бәйрәмдә 1 майдан 4енә кадәр дүрт көн рәттән ял булачак. Җиңү бәйрәмендә исә өч көн - 9, 10 һәм 11...
-
Җәлил балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре "Яшел ут" бәйгесендә лаеклы урыннар алдылар
8-9 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яшел ут" Республика бәйгесе узды. Бәйгедә Республиканың барлык районнары балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнашты. Сарман районыннан район турында җиңү яулаган Җәлил бистәсенең дүртенче санлы "Красная шапочка" балалар бакчасы коллективы Республика буенча икенче урынга лаек булды. Шулай ук Җәлил бистәсенең...
-
Сарман районында күпкатлы йортларның ишегалларына керү юллары тикшереләчәк
Тормыш булгач, гадәттән тыш хәлләр, янгыннар да килеп чыкмый тормый. Андый хәлләргә тарыганда, ашыгыч рәвештә янгын сүндерү машинасы яки башка махсус техника чакыртыла. Тик менә аларның йортлар, административ биналар янына тиз генә килә алмый йөдәгән чаклары да була, чөнки керү юллары бикләнә. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге апрель-май айларында күпкатлы йортларның ишегалларына...
-
Муниципаль район Советының чираттагы утырышы 18 апрельдә булачак
18 апрельдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: 1. Муниципаль районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге бурычлар турында. 2. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесенең Татарстан Республикасында һәм муниципаль район территориясендә гражданнарның хокуклары...