14 март 2013 яңалыклары
-
Талантларны барлыйбыз
Районда «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең зона сайлап алу концертлары бара. Әлеге бәйге яшь талантларны барлау максатыннан, 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле булган балалар арасында уздырыла. Алар өч яшь төркемендә аерым җыр, ансамбль, нәфис сүз, бию һәм музыка уен коралларында чыгышлар буенча көч сынашалар. 12 мартта бу бәйгенең Яңа Әхмәт,...
-
Техник караулар башланды
Район оешма-предприятияләрдәге, агрофирма, шәхси һәм фермер хуҗалыктагы үзйөрешле техникаларга һәм аларның арбаларына техник караулар башланды. Бүген "Татавтодор" ААҖ Чаллы филиалының Сарман участогында күргәзмә-техник караулар үткәрде. Аларда барлык хуҗалыкларның баш инженерлары катнашты.
-
Сәләтләр дәрестән соң ачыла
Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына, нәтиҗәле була. Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару...