13 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Куйбышев урамында юл кырые киңәйтелә
Район үзәгендәге “Пятерочка” кибете яныннан үтеп йөрүчеләр игътибар иткәндер: каршы як тротуарда, Куйбышев урамы борылмасындагы тротуар кырыена комлы-ташлы катнашма бушатылган.
-
2020 елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак
Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.
-
Районда “Экстремизмга – “Юк!” айлыгы бара
Районда “Экстремизмга – “Юк!” айлыгы бара.
-
Сарманлыларның яраткан җырчысы яңа эстафета башлаган
Фирдүс Тямаев инстаграмында яңа бер эстафета башлап җибәргән. Артист ачы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә шуны ук эшләргә тәкъдим итә. Борычлы исемлеккә Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ришат Төхватуллин, Әнвәр Нургалиев һәм Азат Фазлыев эләкте. Элвин Грейга исә аерым бер борыч атап ашалды (киләсе постта) «Иван Греем калган икән! Элвин Грей, киттек!», диде җырчы.
-
Бүген – җомга һәм ул унөченә туры килде
13-енә туры килүче җомга иң куркыныч көннәрдән санала. Чөнки ул үзендә күп кенә чишелмәс проблемаларны туплый икән. 13-е, җомга — кара көчләр һәм пычраклыклар чәчәк аткан көн.
-
Алдагы көннәргә һава торышы билгеле
Россиянең Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина “Российская газета” га 14 сентябрьдән соң кинәт суыта башлаячак, дип сөйләгән.
-
Район педагоглары - “Мәгариф” журналы бәйгесе җиңүчеләре
«Мәгариф» журналы редакциясе «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» һәм «Яшел бишек» бәйгеләренә йомгак ясады. Бүген Казанда «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең брифинглар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Яшел бишек» бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең район педагоглары да бар.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар. Бергә булыйк, бердәм булыйк
Ингредиенты: