13 август 2015 яңалыклары
-
Районда "Игътибар – балалар" чарасы дәвам итә
15 августта Татарстанда массакүләм «Игътибар - балалар» профилактик чарасының икенче этабы старт ала. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема аеруча игътибар астында тора. Быел 7 ай эчендә Республика территориясендә балалар катнашында 302 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде,...
-
Сарман районында кыр эшләре дәвам итә
Районда игеннәр барлык мәйданнарның 46 процентыннан җыеп алынды. Барлыгы 50310 тонна ашлык суктырылды, бу - һәр гектардан уртача 20,5 центнер уңыш алына дигән сүз. Бүгенге көндә аеруча арпа басуларында эш кайный. «Җәлил» агрофирмасында язгы бодай суктыруга да керештеләр.
-
Сарманлылар "Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары" дигән бәйгедә катнаша алалар
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...
-
Сарман сулагайлары кәефләренә карап эш итәләр
Статистика буенча, Җир шарында 10 процентка якын халык - сулагай. Элегрәк сулагайларга шикләнеп караганнар, аларны уң кул белән эш итәргә мәҗбүр итә торган булганнар. Хәзер андый ук "кыргыйлыклар" очрамый. Киресенчә, аларның үз бәйрәмнәре дә бар. Халыкара сулагайлар көне, Британиянең сулагайлар клубы инициативасы буенча, 1992 елның 13 августында билгеләп үтелә. Характер...