13 апрель 2020 яңалыклары
-
Дистанцион мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Халык сәламәтлеген саклау, вирус таралу куркынычын киметү максатыннан, райондагы күп кенә оешма, предприятиеләрдә шәхси кабул итүләр туктатылды. Аларда дистанцион хезмәт күрсәтү гамәлдә.
-
Җиңү көне бәйрәмен күчермиләрме
“Җиңү көне быел булмый, диләр”; “Җиңү көнен күчерәләр икән”. Мондый имеш-мимешләр районда да ишетелгәләде, Интернет челтәрендә дә языштылар. “Таҗлы” вирус аркасында кайбер илләрдә күп кенә чаралар күчерелде, кичектерелде. Бәлки, шулардан чыгып та, халыкта шик тугандыр.
-
Балигъ булмаганнар үзизоляция режимын бозмыймы?
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе членнары – эчке эшләр, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, аграр көллият, опека бүлеге хезмәткәрләре катнашында рейдлар үтәчәк.
-
Районда, үзизоляция режимын бозган өчен, бүген 3 кешегә беркетмә төзелде
Эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары катнашында 11-12 апрель көннәрендә районда көчәйтелгән режимда рейдлар үткәрелде
-
“Татар авылы” конкурсының финал этабында тавыш бирү вакытын озынайттылар. Анда безнең райондашлар да катнашалар
Исегезгә төшереп китәбез: 2020 елның 14 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан “Татар авылы” бәйгесенә старт бирелгән иде. Ул 10 мартта тәмамланып, 3 апрельдә конресс сайтында финалга чыгучылар арасында тавыш бирү башланды.
-
Камил абыйдан – аккош ясау серләре
Карантин вакытында район мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән аралашу, аңа мәдәният хезмәте күрсәтүнең дистанцион алымнарыннан файдаланалар.
-
Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк
Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Икеайлыкта нефтьчеләребез ярдәм итә
Билгеле булганча, районда 1 апрельдән санитар икеайлыкка старт бирелде.