13 апрель 2017 яңалыклары
-
Төркиягә турлар сату – Россия буенча исемлектә иң югары урында
Россия күләмендә исәпләгәндә, турларның 50 проценттан артыгы Төркиягә алдан алып куелган. (Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Гәрчә элегрәк матбугат чараларында "Россиядән Төркиягә чартер буенча очышлар туктатылып торачак" дигән хәбәрләр чыгып торса да, Төркия Россия туристлары өчен өстенлек бирелгән ял итү урыны булып кала бирә. Бу хакта Россиянең туроператорлар ассоцияциясе (АТОР) хәбәр...
-
"САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә язылучылар саны 9100гә җитте
Кадерле дуслар! Белгәнегезчә, ВКонтакте челтәрендә безнең "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеме бар. Ул төркемгә керүчеләр саны даими рәвештә артып тора. Хәзер без 9100 булдык. "Без" дип әйтәбез, чөнки бу санга сезнең белән бергә килдек, хөрмәтле интернет кулланучылар. Сезгә безнең белән һәрчак бергә булган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Район яңалыклары "казанында" бергә...
-
Районда китапханәчеләр өчен тематик семинар үтте
Кичә үзәк китапханәдә район китапханәчеләре өчен тематик семинар үтте. Китапханәчеләр алдында район прокуроры ярдәмчесе Альберт Бикмуллин, район эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәре Ленар Фәретдинов, үзәкләштерелгән китапханә директоры Роза Гайфуллина, методик бүлек мөдире Алсу Нариманова, комплектацияләү бүлеге мөдире Энҗе Шәехова, библиограф Гөлнур Мадьярова чыгыш ясадылар. Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган...
-
Сарманлылар бу фотодагы бинаны таныйлармы?
Дуслар! Без яңа кызыклы уен башлап җибәрергә булдык. Без районыбызның төрле биналарының, күренешләренең элеккеге фотоларын куябыз, сез аларны танырга тиеш. Башладык! Җавапларыгызны комментарийларда калдыра аласыз.
-
Илексаз мәктәбендә Космонавтика көне узды
Илексаз мәктәбендә "Физика-математика" атналыгы кысаларында төрле чаралар уза. Шуларның берсе - Космонавтика көне. Укучыларга физика укытучысы Равил Садыйков, Юрий Гагарин турында сөйләп, презентация күрсәтте. Аннары уен уйнадылар, ракета ясадылар. Ахырдан блиц-турнир сорауларына җавап бирделәр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Алтын" сөт
Сезгә «Алтын» сөт рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - куркума - 2 аш калагы; - сөт - 200 миллилитр; - су - 200 миллилитр; - бал - тәм буенча. Куркуманы суда эретәбез, 10-13 минут куе масса барлыкка килгәнче җылытабыз. Сөтне җылытабыз һәм 1 чәй калагы куркуманы шунда эретәбез. Куркумага аллергик...
-
Александровка мәктәбендә Алмаз Хәмзин белән Алмаз Гыймадиев кунакта булдылар
Бүген Александровка мәктәбендә татар композиторы, артист, режиссер, язучы, җырчы Алмаз Хәмзин һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев юмористик программа белән чыгыш ясадылар. Балаларга алдавыч әкиятләр, мәзәкләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптырдылар. Алмаз Хәмзин үзе язган җырларын башкарды, "Сабантуй" журналы битләре буйлап сәяхәт оештырып, теләүчеләргә имзасын куеп, таратты.
-
Сарайлыда Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар үтәчәк
15 апрельдә Сарайлы авылы мәдәният йортында 1999 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча XI шәхси-команда ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 10.00 сәгать. Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларга хәзерлек һәм аларны үткәрү белән җитәкчелек яшьләр эше, спорт һәм...
-
"Сарман якташлар" җәмгыяте очрашу-кичә үткәрә
16 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Сарман якташлар» җәмгыяте «Бергә булулары бик күңелле» дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрә. Ул Марат Шакир улы Бибишевның якты истәлегенә багышлана. Очрашуда Казан, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдә, районда яшәүче күренекле якташлар катнашачак, зур концерт булачак. Башлана 14.00 сәгатьтә. Белешмәләр өчен телефон:...
-
"Сарман"га елның икенче яртысына яздыру бара
1 апрельдән вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына, елның икенче яртысына яздыру башланды. «Сарман»га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 669 сум, оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә. «Новый Сарман» газетасына 390 сумга язылырга мөмкин. Район газетасына альтернатив яздыру да бара. Аңа редакциядә язылып, шуннан яки үзәк базар...