13 март 2020 яңалыклары
-
Республика халкы ЮХИДИ хезмәткәрләреннән кесә фонарьләре алды
Җәяүлеләр тарафыннан кесә фонарьләрен һәм яктылык кайтаргыч элементларны куллануны популярлаштыру максатыннан, 5-18 март көннәрендә республикада чаралар үткәрелде. Әлеге элементлар тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыкканда куллану өчен тәгаенләнгәннәр.
-
Район балалары “Йолдызлык”тан җиңүләр белән кайттылар
3-4 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә “Йолдызлык” XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы үткәрелде.
-
Районда руль артына исерек килеш утыручылар арта бара
Руль артына исерек хәлдә утыручыларның елдан-ел арта баруы ЮХИДИ хезмәткәрләрен генә түгел, республика халкын да борчый.
-
Электрон акча ришвәт санала
Россия Федерациясе Югары суды Пленумы карары белән ришвәт төшенчәсе киңәйтелде.
-
Грипптан һәм коронавирустан ничек сакланырга була?
Районда ел саен грипп һәм кискен сулыш юллары авыруларына теркәлгән барлык йогышлы авыруларның 90 проценты туры килә.
-
Раян абый белән Мөзәянә апа тимер туйларын билгеләп үттеләр
Күптән түгел Сарман авылында яшәүче Раян Илһаметдин улы һәм Мөзәянә Бари кызы Илһаметдиновлар тимер туйларын – гаилә коруларының 65 еллыкларын билгеләп үттеләр.
-
Сарайлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр суган утырту тәҗрибәсе үткәргәннәр
- Тәҗрибәнең төп максаты булып, балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру торды, - ди тәрбиячеләре Рәзилә Гыйльфанова.
-
Ялгыз өлкәннәргә — бушка
Ялгыз өлкәннәр йортларына янгын җайланмалары урнаштырылды.
-
Иске Имән балалары тыл ветераны белән очраштылар
Иске Имән балалар бакчасы балалары тыл ветераны,авылыбыз сандугачы Гайнемова Фатыйма әбидә кунакта булдылар.