12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Илексаз мәктәбе укучысы Гүзәл Мансурова шигырь бәйгесендә өченче урын алды
Мәшһүр шагыйрь Николай Некрасовның 195 еллыгы уңаеннан Сарман гимназиясендә "Сейте разумное, доброе, вечное" исемле шигырь укучылар бәйгесе булды. Илексаз мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Гүзәл Мансурова катнашты (укытучысы - Резедә Бәдертдинова). Ул бәйгедә өченче урын алды.
-
Район үзәгенең Ял паркында фигуралар ясау башланды
Үзәк ял паркында кардан фигуралар ясау башланды. Барлык оешмалар, мәктәпләр, көллият студентлары, тырышып, эшкә керештеләр. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә әлеге күңелле эшкә кушылды. Шулай ук укыгыз: Сарманда үзәк чыршы урнаштырылды
-
Сарманда үзәк чыршы урнаштырылды
Районда Яңа елга әзерлек дәвам итә. Шушы көннәрдә Сарман авылының үзәк ял паркында үзәк чыршы урнаштырылды.
-
Районда чираттагы ЮХИДИ рейдлары үтте
Сарман районы юлларында быел 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 78 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Юл һәлакәтләрен кисәтү буенча иң үтемле чараларның берсе - юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздыру. Мондый чаралар атна саен үткәрелеп тора. 9-11 декабрь көннәрендә үткән рейдларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: барлыгы...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык канатлары
Сезгә тавык канатлары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - соя соусы - 125 миллилитр; - сыек бал - 1 чәй калагы; - гарам масала - 1/2 чәй калагы; - тәмләткечләр - 1 чәй калагы; - тоз - 1/2 чәй калагы; - тавык канатлары - 800 грамм. Гарнир: - бәрәңге -...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Дамира Габдрахманова белән очраштылар
9 декабрьдә ил күләмендә Ватаныбыз геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авылдашлары, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, Габдрахманова Дамира Барый кызы белән очрашу үткәрделәр. Ул балаларга хезмәт еллары, шушы зур бүләккә ничек ирешүе турында сөйләде. Хөрмәтләп искә алулары өчен балаларга зур рәхмәт...