12 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда чакыру комиссиясе җыелды
Бүген Хәрби комиссариатның район бүлегендә чакыру комиссиясе җыелды. Хезмәт итәргә яраклы яшь егетләр армия сафларына чакырылулары турында белдертелделәр.
-
Сарман районы ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа машина ияләре булдылар
5 ноябрь көнне Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм полициянең территориаль бүлекчәләренең дежур частьләренә өр-яңа "Лада Приора" машиналары тапшырды. Барлыгы 46 хезмәткәр Президент кулыннан машина ачкычы алды. Тантанада районыбызның юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар да катнашты. - Бу машина,...
-
Районда балаларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк
"Балаларга түләүсез хокукый ярдәм турында"гы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән ел саен 20 ноябрь Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көн кысаларында 20 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы зданиесендә район прокуроры ярдәмчесе - 3 нче класслы юрист Альберт...
-
Райондашлар Президент Указын хуплый
4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Райондашлар бу турыда үз фикерләрен белдерәләр. Назыйм Мәхмүтов, Карашай-Саклау авылы: - Мин тулай торак, клуб, мәктәп, интернатка әйләндерелгән, манарасы киселгән мәчетләрне дә, бәрәңге, икмәк саклау урыннарына әйләнгән чиркәүләрне дә шактый...