12 октябрь 2017 яңалыклары
-
Барыгызга да хәерле төн, тәмле төшләр телим, дуслар! Иртәгә тагын сезнең белән очрашулар көтеп калам.
Төннәре бик тыныч үтсен, безнең төркемдәшләрнең. Очрашулар көтеп иртән,сезгә кабат дәшәрмен. "Торыгыз, дуслар",- диярмен,"кушылыгыз сез безгә" ,Ә хәзергә тәмле төшләр телимен узегезгә.
-
Хәерле кич кадерле дусларым. Барыгыз да исән-саулармы?Күңелләрегез тыныч , кадерлеләрегез иминме?
Барыгызга да җылы, матур кичләр, күңел тынычлыгы телим.
-
Урманга гөмбәгә барганда берүк сак булыгыз
Соңгы елларда урманнар һәм далалар сизелерлек дәрәҗәдә кыргыйланды. Бу кеше аягының анда сирәк басуы белән бәйледер, мөгаен.Узган ялларда урта яшьләрдәге ир-ат гөмбә артыннан урманга юнәлгән. Тик матур итеп тезелеп үскән гөмбәләр урынына гаять зур ике еланга тап булган. Алар агач тармакларында асылынып торганнар һәм артларыннан күзәткән ят күзләрне сизмәгәннәр. Гөмбәче...
-
Буген 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталар чыгачак
Буген кулланышка яңа 200 һәм 2000 банкноталар чыгачак. Аларның символлары бөтен Рәсәй күләмендә тавыш бирү юлы белән сайланган иде.Исегезгә төшерәбез, 200 сумлык бонкнотада - Севастополь символлары, ә 2000 сумлыкта- Амур өлкәсенеке. Фотолар Россия Федерациясенең үзәк банкының официаль сайтыннан алынды.https://www.cbr.ru/Press/event/?id=1400
-
Сөлек авылы балалары агач утыртуда актив катнаштылар
Тирә-ягыбыз, туган җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр - аларның балалары. Балалар сәламәт булса...
-
Сарманлыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Безне иртәгә нинди һава торышы көтә, озакка барырмы бу җылы көннәр, кайчан беренче кар төшәр? Бу сораулар күпләрне борчый дыр.Иртәгә явым-төшемсез аяз һава көтә, 10-14 градус җылылык,талгын җил. Тулырак мәгълүматне сылтамага кереп белә аласыз.https://www.gismeteo.ru/weather-sarmanovo-11693/2-weeks/ Фотосының сылтамасы: https://www.google.ru/search?q=%D0%BE%D1%81%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%8F%D1%8F+%D0%BF%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D0%B0+%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&newwindow=1&rlz=1C1AOHY_ruRU712RU712&tbm=isch&source=iu&pf=m&ictx=1&fir=X_cunMesCBG_1M%253A%252Cj9STGYCzN02qMM%252C_&usg=__TCRovDR2NG9_3fqshBIbDn7Vtm4%3D&sa=X&ved=0ahUKEwjK9tzY_OrWAhXBJJoKHcKwDJ0Q9QEIMjAF#imgrc=TWFyGoC8f7DBdM:
-
18 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Җәлил мәдәният сараеның олы залында бәйрәм үткәрелә
18 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Җәлил мәдәният сараеның олы залында үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Җәлил бистәсе филиалы оешуга 35 ел тулу уңаеннан "Китап нуры иңде күңелләргә" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелә. Керү ирекле. Рәхим итегез! Фото алынды:https://vk.com/doc77528278_451888510?hash=cedb34e31ee64b1abe&dl=0a4c376e72a10e550e
-
Таҗиевлар нәселенең трилогиясе
Кеше үзенең җиде буын туганнарын белергә тиеш, диләр. Кызганычка каршы, хәзер күпләр иң якын туганнары белән дә сирәк аралашалар, хәтта аларның балалары бер-берсен белмиләр. Тамырлары республикага танылган шәхесләр биргән Күтәмәле авылыннан булган Таҗиев Миргазиян Зәки улы, үзләренең буын чылбырын барлап, әлеге нәселдән булганнарны берләштерү максатыннан, аларга багышланган фотоальбом бастырып чыгарган....
-
Сарайлының "АХИРӘТЛӘР"е Казанны шаккаттырганнар. Тулырак мәгълүматне сылтамадан кереп укыгыз, дуслар
Сарайлы мәдәният йорты "Ахирәтләр" фольклор ансамбле башкалабыз Казанда узган Этномерия фестивалендә катнашып 3 дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. "Ахирәтләр"емә зур рәхмәт!
-
Көннәрегез матур, позитив үтсен, дуслар, уңышлы эш көннәре.
https://vk.com/video?q=ирек%20галиев&z=video-29532414_456239236 https://vk.com/video?q=DJ%20Radik%20ике&z=video144146108_456239702
-
Иртә ничек башланса, көн шулай үтә, ди. Шуңа күрә, иң матур, якты, хәерле иртәләр!!!