12 август 2013 яңалыклары
-
Сарманда Физкультурачылар көне бик күңелле узды
Физкультурачылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт hәм туризм министрлыгының мактау кәгазе белән тренерлар, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән төрле спорт өлкәсендә уңышлы чыгыш ясаучы спортчылар бүләкләнде.
-
Харисовлар бакчасы – Урта Кәшердә иң зәвыклысы
Урта Кәшер авылында яшәүче Рәйсә һәм Айдар Харисовлар ихатасы матурлыгы, төзеклеге белән үзенә тартып тора. Биредә бар нәрсә дә зәвык белән эшләнгән. Хуҗаларның эш сөючән булулары да матур итә аны. Рәйсә ханым, үзе әйтмешли, чәчәкләр белән «авырый»: алар тәрәзә төпләрен тутырып утыралар, өйнең һәр почмагын алып торалар, бакча да -...
-
Сарманда ретро-машиналар саны арта
"Идел-Урал" инвалид спортчылар Хәйрия фонды уздырган ат-автомобиль узышлары кысаларында Сарманда зур чара булды. Программада ретро-машиналарда йөрү дә кертелгән иде.
-
Сарманда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә старт бирелде
Район башлыгы Нәфис Закиров мәктәпкә керергә әзерләнүче аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга мәктәп формалары, уку кирәк-яраклары тутырылган сумка тапшырды.
-
Чукмарлыда зона семинар-киңәшмәсе узды
Узган шимбәдә "Сарман" агрофирмасының Чукмарлы бүлекчәсендә зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда якын-тирә тугыз районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре игенчелектә дым җитмәү шартларына яраклашу буенча көздә башкарыла торган чаралар турында фикер алыштылар.