12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, тәмле төшләр, безнең кадерле төркемдәшләребез!
Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитеп килә.Ә бугенгә саубуллашып торам, дуслар, курешуләр көтәм иртәгә. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Райондашлар, бәрәңге бетәргә мөмкинлеген беләсезме?
2018 елның беренче яртыеллыгында бәрәңге хакы сизелерлек артып китергә мөмкин. Билгеле булганча, 2017 елда безнең илдә җыеп алынган бәрәңге күләме бик күпкә ким булган. Төгәл саннар белән әйткәндә, ул 90,7% ны тәшкил. Шунысын да исәртеп үтергә кирәк, азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасы нормалары 95%. Нәтиҗәләргә килгәндә, 2017елда җыеп алынган бәрәңге уңышы 2016...
-
Сарманлылар искечә Яңа елны каршы алдылар
Бүген, 12 январь көнне, үзәк Ял паркында "Хуш, Яңа ел!" дип исемләнгән үзәк Чыршыны ябу һәм искечә Яңа елны билгеләп үтү тантанасы булды. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, барлык сарманлыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм хәерле еллар теләде. Аннан соң сарманлылар Кыш бабай белән Кар кызын озаттылар, әкият...
-
Райондашлар,белеп торыгыз:балалары булган гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләре расланды
Икенче һәм өченче балалары туган ата-аналарга түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирелә. Россия хөкүмәте ике яки өч балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкан. Кагыйдәләр буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан - 2022 елның 31...
-
Елның беренче сабые теркәлде
Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел туган беренче сабыйның кем булуы билгеле булды. 5 январьда Җәлил бистәсендә Юмагулова Алинә Рөстәм кызы дөньяга тәүге авазын салган. Төкле аягың белән, сабый. Сәламәт һәм бәхетле бул! Фото:https://pixabay.com/ru/photos/
-
Дуслар! Без "Тугры дус белән бергә"фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүне башладык
Дуслар! Без "Тугры дус белән бергә"фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүне башлыйбыз. Без барлык катнашучыларны бер исемлеккә җыйдык. Сез сылтамадан кереп катнашучылар белән таныша аласыз. Үзегезгә ошаган фотосүрәткә "лайк" та куярга онытмагыз. Шуларның саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аның турында язма район газетасында чыгачак һәм татлы бүләк белән бүләкләнәчәк. Тавыш бирү бер...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Ралинә
Чураш кызы Ралинә көчеге белән Әхмәр буенда ял итә.
-
Сарман урамнары яктыра
Район үзәгенең аръяк өлешендә - Высотная һәм Молодежная урамнары аралыгына 12 нокта яктырткычлар урнаштырылды. - Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк, планлаштырылган нокталар бар, - дип хәбәр итә Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев.
-
Ләкедә бәйрәмнәр дәвам итә
Авылда урнашкан реабилитация үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен дә быелгы Яңа ел бәйрәмнәре истәлекле булды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова аларны бәйрәмнәр белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, тормышларында уңышлар теләде. Аның теләкләренә Кыш бабай белән Кар кызы да кушылдылар, күңелләрен күтәреп, яшәү дәрте өстәделәр.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Алмир
Алмир тугры дусты Ариша белән.
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Рәзил
Сарысаз-Тәкермәннән Рәзил.
-
Райондашлар,иртәгә "Тугры дус белән бергә"фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башлана
Дуслар! Иртәгә "Тугры дус белән бергә" фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башлана. Шуннан соң фотолар һәм язмалар кабул ителми. Без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә махсус альбомга куябыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек бирелә. Игътибар: алдан...