11 декабрь 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр салаты
Сезгә кыяр салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа кыяр - 8 данә; - укроп - 6 сабак; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - тоз - тәм буенча; - джугас сыры - 80 грамм; - зәйтүн мае - 8 аш калагы; - әче аштәмләткече (Франциянеке) -...
-
Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды
Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев та «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясенә кушылды. "Сарман"га яздыру - яхшы бүләк, дип саныйм, чөнки дөнья, ил, республика яңалыкларын җиткерүче мәгълүмат чаралары җитәрлек, әмма районыбыз тормышын даими рәвештә фәкать район газетасы гына яктыртып тора", - диде ул.. Сез...
-
Сарманда армиягә көзге чакырылышның соңгы "отправка"сы булды
Бүген Сарманда армиягә көзге чакырылышның соңгы "отправка"сы булды. Сарман һәм Мөслим районнары егетләре бер елга хәрби хезмәткә киттеләр. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, егетләр!
-
Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков бистә ветераннар советын район газетасына яздырды
Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» дип аталган социаль акция дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә Җәлил бистәсе башлыгы Ленар...
-
Саклаубаш мәктәбендә Тимергали Сафин исемендәге дружина җыены узды
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Саклаубаш урта мәктәбендә Тимергали Сафин исемендәге дружина җыены узды. Җыенда өлкән варислар - 7 нче сыйныф укучылары коррупциянең кыскача тарихы, билгеләре, ришвәтчелекнең зыяны һәм аның белән көрәшү юллары турында сөйләделәр. Халыкара Коррупцияга каршы көрәш көненә теләктәшлек белдерү максатыннан "Кулларыбызны чиста саклыйк" дигән...
-
Кәүҗияк мәктәбендә Ватан геройларын искә алдылар
Кәүҗияк мәктәбе Ватан геройларын искә алу көнен билгеләп үтте. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әзгар Даутов җитәкчелендә 8 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлгә тәкыя салдылар.