11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Хәбәрләр
Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарындагы юл хәрәкәте дәүләт иминлеге инспекцияләренә һәм полициянең дежур частьләренә барлыгы 33 " Lada Priora" һәм 13 "УАЗ" машиналары ачкычларын тапшырды. ЮХИДИның район бүлекчәсе дә өр-яңа "Lada Priora"лы булды. 9 ноябрьдән "Куркынычсыз юл" дип исемләнгән Бөтенроссия интернет-олимпиадасына старт бирелә. Анда барлык мәктәп укучылары...
-
«Сарман»лы булыгыз
Газета-журналларга, шул исәптән «Сарман» газетасына, 2016 елның беренче яртысына язылу дәвам итә. Район яңалыкларыннан хәбәрдар булып, кызыклы вакыйгаларның эчендә кайнап яшәгез - безнең белән бергә булыгыз! Газетага почта бүлекчәләрендә язылуның яртыеллык бәясе - 549 сум, редакциягә килеп язылсагыз (килеп аласы да була) - 300 сум.
-
Сарманлылар Мисырга берничә ел бара алмаячак
Россия самолетларының Мисырга очуын тоткарлау берничә елга сузылырга мөмкин. Бу хакта хөкүмәт аппараты чыганагына сылтама ясап, "Коммерсант" хәбәр итә. -Мисырга очышны тыю кертелде һәм ул берничә айга гына түгел, ә еллар буе шулай булачак, - дип хәбәр ителгән хөкүмәттә. Әйтүләренә караганда, мондый тыюлар киләчәктә башка илләргә карата да кертелергә мөмкин....
-
Күрше өлкәдә өч бала янып үлгән
Бүген көндез шәхси йортта чыккан янгында өч бала янып үлде. Аларның иң кечкенәсенә бер, олысына дүрт яшь. Бу хәл Саратов өлкәсендәге бер авылда була. Фаразларга караганда, балалар өйдә үзләре генә булганнар. Тикшерү бара. Балаларын югалту өстенә өлкәннәрне җавапка тартырга да мөмкиннәр. Фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклыйлар. Мәгълүмат "Әлмәт таңнары" сайтыннан алынды
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия форумында катнаша
11-12 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәләренең Бөтенроссия форумы уза. Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең рәисе Дмитрий Медведев катнаша. Форумга Татарстан делегациясе составында Сарман муниципаль район башлыгы - җирле бүлекчә политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллин да китте.
-
Якташыбыз иҗаты: "Яшьлек хатасы"
Һай, гаепсездән гаепле булу бик тиз икән ул. Әле кичә генә бер кайгысыз егет иде Сәйдәш. Хәзер менә үзенең кешегә ышануы аркасында газап чигә. Тулай торакта үткәрелгән ул кичәгә бер дә барасы килмәгән иде аның, аягы тартмаган иде. Бүлмәдәш егет бик кыстады шул, анда икенче уку йортыннан да кызлар булачак,...
-
Йолдызлар ашханәсе. Гүзәл Шәриповадан «Ташкабак торты» рецепты
Әлеге торт рецептын үзем дә күптән түгел генә өйрәндем. Шикләнебрәк кенә ясаган идем, бик тәмле килеп чыкты. Сезгә дә ошар, дип уйлыйм. Кирәкле ингредиентлар: 2 ташкабак, 2-3 йомырка, ярты стакан он, 2 помидор, 6 тырнак сарымсак, 30 грамм каты сыр, 150 грамм майонез, тәменчә тоз, борыч, яшел үләннәр. Кыздырырга -...
-
Сарман районының 8 егете армия сафларына киттеләр
Белгәнебезчә, армия сафларына көзге чакырылыш бара. 9 ноябрь көнне якыннары, туганнары, дуслары 8 егетебезне армиягә озаттылар. Аларның исән-имин хезмәт итеп, туган якларына сөенеп кайтуларын теләп калабыз.
-
"Әни белән янәшә" конкурсы. Ләйсән Фазуллина фотолары
Гүзәл, Илназ һәм Камил "Әни белән янәшә" конкурсына әниләре Ләйсәннең фотоларын җибәрделәр."Без әнине бик яратабыз, - ди алар.
-
Районның эшләмәүче шәхси эшмәкәрләренә учеттан төшәргә кирәк
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, район идарәсе шәхси эшмәкәрләр белән иминият взнослары буенча әҗәтләрне киметү өстендә күп эш башкара. Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын аерым бер күләмдә түлиләр. Взнослар 31 декабрьгә кадәр бер тапкыр яисә берничәгә бүлеп түләнә. 31 декабрьгә кадәр пенсия фондына 18610,80 сум,...
-
Районда атна шәхесләре – Рәфкать Шәмгунов, Азия Мөхәммәдиева
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Рәфкать Шәмгунов Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Шәмгунов Рәфкать Шамил улы, полиция подполковнигы, 1970 елда Әлмәт районында туган. Чистай...
-
"Әни белән янәшә" дигән конкурс дәвам итә
Нәрсә генә эшләсәк тә, кайда гына булсак та - әниләр һәрчак безнең янда булырга тырышалар. Әлбәттә, һәркемнең диярлек алар белән истәлекле фотолары бар. Әниләрегез белән тарихка кереп калган кызыклы фотоларыгыз булса,sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. "Әни белән янәшә" дип исемләнгән конкурста катнашыр өчен кечкенә чагыгызда төшкән дә, хәзерге вакытта сурәтләнгән фотоларыгыз...