11 август 2017 яңалыклары
-
Сарманда Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр
Бүген Сарманның "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы янында урнашкан ял паркында Физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Җәлил боксчылары шоу күрсәттеләр, аннары район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән котлады, ел дәвамында иң зур уңышларга ирешкән спортчыларны һәм командаларны бүләкләде. Бүләкләүдә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия...
-
Сарманда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе үтте
Бүген Сарманның "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы паркта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлүсә Харисова аз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар. Акция кысаларында күп балалы һәм...
-
Район үзешчәннәре "Җәлил" агрофирмасы комбайнчыларына концерт күрсәттеләр
Район үзешчәннәренең комбайнчылар өчен оештырылган концертлары дәвам итә. Бүген концерт "Җәлил" агрофирмасы басуында булды. Шулай ук укыгыз: Район үзешчәннәре "Нөркәй" агрофирмасы комбайнчыларын күңелле ял иттерделәр
-
Районда урып-җыю эшләре бара
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Сезне 11 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. Урып-җыю
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сөләйман балыгыннан шашлык
Сезгә сөләйман балыгыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кунжут орлыгы - тәм буенча; лимон - ½ данә; тавык йомыркасы - 2 данә; соя соусы - 3 аш калагы; бал - 1 чәй калагы; кунжут мае - ½ чәй калагы; тартылган әче кызыл борыч - 1 чеметем; тоз - тәм...
-
"Нөркәй" агрофирмасының Юлтимер бүлекчәсендә бозауларга тораклар төзиләр
"Нөркәй" агрофирмасының Юлтимер бүлекчәсендә бозауларга тораклар төзиләр. Хәзерге вакытта анда кызу эшләр бара.
-
Ялларда районда тагын яңгыр көтелә
Һава торышы прогнозларына ышансаң, бу ялларда районда тагын явым-төшемнәр көтелә. Тик алар бит һәрвакыт чынга ашмый, димәк, өмет бар! Әмма шулай да, яңгыр яву ихтималын истә тотыгыз. Яшеннәр дә ялтыраячак.
-
Бүген район үзәк ял паркында мультфильм күрсәтәчәкләр
Бүген "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында район үзәк ял паркында "Сарман" киноучреждениесе мультфильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 20.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Сарманнан Рамилә һәм Илгиз Шәеховларга #100СвадебныхЛет конкурсында сезнең "лайк" кирәк
Райондашларыбыз - Сарманнан Рамилә һәм Илгиз Шәеховлар #100СвадебныхЛет конкурсында катнашалар. Аларга сезнең "лайк"лар кирәк, дуслар! Тавыш бирү өчен сылтама буенча үтегез: Рамилә һәм Илгиз Шәеховлар
-
Бүген Сарманның "Дулкын" комплексы янындагы паркта төрле чаралар үтәчәк
Бүген 14.00 сәгатьтә Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы паркта «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәреләчәк. Аз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак. Шунда ук Физкультурачылар көне уңаеннан чаралар да уздыру каралган.