11 июнь 2013 яңалыклары
-
Гаризасы канәгатьләндерелде
Район Советы депутатлары Саляхова Гөлфирә Сөнгатовнаның муниципаль район башлыгы урынбасары вазифаcыннан азат итүен сорап язган гаризасын канәгатьләндерделәр. Гөлфирә Сөнгатовна бу вазифаны 2006 нчы елның январеннан башкарды.
-
Чираттагы Совет утырышында
Бүген муниципаль район Советының XVI утырышы узды. Көн тәртибендә "2007 - 2012 нче елларда Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгын үстерү" максатчан программасының үтәлеше, 2013 нче елда муниципаль район территориясендә балигъ булмаганнарның җәйге ялларын, аларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итүне оештыру, Сарман муниципаль районы Советының 2012 нче елның 14 нче...
-
Халык сүзе хикмәтле
Агачның җимешен кара, кешенең эшен кара(Татар халык мәкале).
-
Даулы болын гөр килде
Ике көн буе район халкы гөр килеп бәйрәм итте - район үзәгендә, Җәлил бистәсендә, авылларда Сабантуйлар узды. Район халкы гына, дию дөрес үк тә булып бетмәс, чөнки кунаклар да бик күп иде бәйрәмдә. Сабантуй - туганнарның, якташларның очрашуы өчен менә дигән бер җай да бит ул. Безнең Сабантуйны яратып килгән...
-
"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк"
"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк" Сабантуйлар алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы, агрофирмалар белгечләреннән торган комиссия басуларның торышын карап, аларга бәя биреп чыктылар. Анда район башлыгы Нәфис Закиров та катнашты. Чәчүлекләрне карау аграр көллиятнең арпа басуыннан башланды. 17 нче майда районга эшлекле сәфәр белән килгәч, авыл хуҗалыгы...