"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк"
"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк" Сабантуйлар алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы, агрофирмалар белгечләреннән торган комиссия басуларның торышын карап, аларга бәя биреп чыктылар. Анда район башлыгы Нәфис Закиров та катнашты. Чәчүлекләрне карау аграр көллиятнең арпа басуыннан башланды. 17 нче майда районга эшлекле сәфәр белән килгәч, авыл хуҗалыгы...
"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк"
Сабантуйлар алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы, агрофирмалар белгечләреннән торган комиссия басуларның торышын карап, аларга бәя биреп чыктылар. Анда район башлыгы Нәфис Закиров та катнашты.
Чәчүлекләрне карау аграр көллиятнең арпа басуыннан башланды. 17 нче майда районга эшлекле сәфәр белән килгәч, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны шушы басуда каршы алганнар, һәм ул басуга әйбәт бәя биргән иде. Бу юлы комиссия тарафыннан ул 4,5 балл белән бәяләнде. Ни өчен, дигәндә, арпада септориоз авыруы бар. Ул елның корылыклы килүе нәтиҗәсендә күбрәк күзәтелә икән. Аңа каршы эшкәртү әле үтмәгән, баллар шуңа киметелде. Көллиятнең 843 гектар биләмәләре бар. Студентларга аң-белем бирү белән беррәттән, биредә игенчелектән шактый гына табыш та алалар. Мәсәлән, былтыр рапсның һәр гектарыннан бункер авырлыгында уртача 19 центнер уңыш алганнар, бу аларга гектардан 16 мең сум табыш биргән. Рапс былтыр да, быел да 100 гектарда чәчелгән. Рапс басуы «5»легә бәяләнде. 185 гектардагы «Симбирцит» сортлы язгы бодайдан да югары уңыш көтәләр. Чөнки аның орлыгын былтыр гына яңартканнар. 195 гектарда көзге бодай чәчелгән. Аның 30 гектарын элиталы «Казанская-560» сорты алып тора. Бу да киләсе ел өчен беренче репродукцияле орлык булачак, дигән сүз.
Ныклы "5"лелек
эшлиләр
"Сарман" агрофирмасының "Тимерхан" сортлы арпа басуында барлык технологик чараларның үтәлгәнлеге күзгә ташлана: чәчү нормасы да сакланган, ашлама да кертелгән, корткычларга каршы эшкәртергә дә өлгергәннәр. Хәзер бернигә бирешмәячәк, дип нәтиҗә ясадылар һәм басуга ныклы "5" ле куйдылар. Уздырылган агрочаралар, үсемлекләрнең куаклануы, бүгенге торышына карап, басуның һәр гектарыннан 50 центнер уңыш алып булачак, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шикәр чөгендерен быел "Марс" бүлекчәсендә чәчкәннәр, ул 2600гектар мәйдан били. Басуда бер чүп тә юк, дияргә була. Шуңа да ул иң югары балл белән бәяләнде. Узган елда һәр гектардан 369 центнер уңыш биргән чөгендер. Быел тагын да югарыракка өмет тоталар. Агрофирмада шулай ук сорт яңарту буенча әйбәт кенә эшлиләр. 2000 гектарда беренче репродукцияле "Симбирцит" язгы бодае чәчелгән. Аның уңыш бирү потенциалы 30-32 центнер, диләр һәм шундый уңышка өметләнәләр дә. Былтыр бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 28 центнер уңыш алган булсалар, быел бу планканы да узмакчылар. Язгы бодайны 8602 гектарда чәчкәннәр, арпа мәйданнары 3200 гектар били. 3763 гектардагы көзге культураларның 1245ен арыш, калганын бодай алып тора.
- Аларны пар җирләренә чәчтек, кышка куакланып кереп калдылар, - ди баш агроном Миргаҗәм Мирзасалихов. - Яз соңарып килү сәбәпле, басуларга керү тоткарланды. Моны көтеп тормастан, ашламаны самолеттан керттек. Моңарчы яңгырлар булмады бит. Бу үсемлекләр тамырдан туклана алмый, дигән сүз. Шуңа аларга, "ашны" яфрактан алсыннар өчен, микро-, макроэлементларга бай булган биомикс сиптерәбез. Берочтан авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы да эшкәртеләләр.
Ашламаны - көздән
"Җәлил" агрофирмасының 27810 гектар сөрүлек җирләре бар. Аларның 15496 гектарына бөртеклеләр чәчелгән, шуның эченнән 3584 гектарын көзге культуралар алып тора. Техник культураларга 5760 гектар мәйдан бирелгән, аның 2560 гектары - шикәр чөгендеренә.
- 190 гектар тәҗрибә участогыбыз бар, - ди баш агроном Рафис Кашапов. - Ул берничәгә бүленеп, төрле ашламаларның тәэсире күзәтелә. 2 гектары бөтенләй ашламаларсыз үстерелә. Рапста да тәҗрибә үткәрәбез шулай.
Шикәр чөгендере чәчүгә 2нче майда чыккан булганнар. Явымнар булмагач, җирләр инде нык кына ярылган да иде, алдагы көнне явып киткән яңгырларның файдасы күзгә үк күренә - ярыклар беткән, диярлек. Ә шикәр чөгендеренә быелдан ашламаны көздән үк кертеп калдырачакбыз, диләр. Элекке елларда ул шулай эшләнә дә иде бит. Чөнки чәчәр алдыннан гына керткән ашлама елында ук тулысынча "эшләп бетерми".
Шулай булгач, алдагы елларда шикәр чөгендере уңышы тагын да югарырак булачагына өметләнергә кирәктер.
Агрофирма басулары аша бик күп электр линияләре уза (баганалар күп), нефть кудыру җайланмалары урнашкан. Болар эштә күпмедер тоткарлык тудыра, эшне оештырганда, аларны исәпкә аласы була. Яз да соңарып килгәч, чәчүне тизләтү өчен, тәүлек әйләнәсе дә эш-ләгәннәр.
Көзге культуралар барысы да чиста пар җирләренә урнаштырылган. Тик арыш, орлыгы түбән репродукцияле булу сәбәпле, дулкын-дулкын утыра: берсе биек, икенчесе тәбәнәк. Монда сорт яңарту, күчмә фонд булдыру кирәклеге билгеләп үтелде.
"Нөркәй" агрофирмасы басуларын Марат Готович та ошатып киткән иде. Аларга бу көнне дә югары бәя бирелде.
- Көзге культуралар кышны әйбәт чыктылар, - ди агрофирма директоры Азат Нәҗметдинов. - Үсемлекләрнең фазасына карап, барлык агрочараларны вакытында эшлибез. Үзебезнең эремә үзәге булу нык ярдәм итә. Басуга сиптерергә әзер ашлама китә. Бу аның, бердән, сыйфатлы булуын тәэмин итсә, икенчедән, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрә һәм хезмәтне саклау чараларын төгәл үтәү мөмкинлеге бирә. Агрофирмада шикәр чөгендере 2600 гектар били. Җире көздән әзерләп калдырылган, язда ашлама кертелеп, ике эздән тырмалап чәчелгән. Инде чүпкә һәм корткычларга каршы ике кат эшкәртелгән. Үсемлекләрнең, басуның торышына плюс "5" ле куйдылар. Гектарда 100 мең данә үсемлек бар, һәркайсы 550-600 грамм үссә, 550-600 центнер уңышка йөз тотып була, дигән сүз.
"Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе басулары "4"ле билгесе белән бәяләнде. Ник, дигәндә, булачак уңышка нигезнең бер өлеше булган ашлама кермәгән басулар бар. Бу үсемлекләрнең төсендә (сыек яшел) күрер күзгә үк ташлана. Нәтиҗәдә, куаклану да башка агрофирмалардагы кебек көчле түгел. Механизаторларның күп хезмәте керсә дә, уңыш түбәнрәк булачак. Бүлекчәнең 6870 гектар җирләре бар. 2320 гектарда язгы бодай, 1095 гектарда арпа чәчелгән. Калган мәйданнарны арыш, рапс, техник культуралар били.
Басулар бу көнне югары бәя алдылар. Аларның иң әйбәтләре дип "Нөркәй" агрофирмасыныкылар табылды. "Сарман" һәм "Җәлил" агрофирмаларына - икенче, аграр көллият һәм "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе басуларына өченче урын бирелде. Алар район Сабан туенда бүләкләнделәр.
Сүз уңаеннан
Районда бөртекле язгы культуралар - 40569 гектар, көзге культуралар 11000 гектар мәйдан били. Рапс - 10700 гектар, чөгендер - 7760 гектарда, азык культуралары 14528 гектарда игелә.
Башлык фикере
Башлык фикере
Нәфис Закиров:
- Эшегезне басулар күрсәтеп тора, - диде район башлыгы. - Соңгы елларда игенчелек культурасы да күтәрелде. Әле менә эшегезне күреп, Аллаһы Тәгалә яңгырлар да бирде. Быел уңышка өметебез зур. Бәла-казалар гына килмәсен. Уракка төшкәч, бүген "5"ле алган басуларга килеп, уңышын карарбыз әле. Аннан, мондый чараларга бер-ике ветеранны җәлеп итү, алар бәясен ишетү дә кирәктер, дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев