11 апрель 2016 яңалыклары
-
Район "йолдызчыклары" "Созвездие-Йолдызлык"ның финалында катнашалар
Бүген Казан шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Республика финалы башланды. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Финалда районнан 144 кеше - 126 бала һәм 18 озатучы катнаша. Катнашучылар исемлеге Финалның программасы
-
"Иң матур кош оясы". Ләшәү Тамак авылы кызлары
Ләшәү Тамак авылыннан "Иң матур кош оясы" конкурсында катнашучылар саны арта бара. Ильвина Гарифуллина, Алсу һәм Алия Солтановалар "Без сандугачлар сайраганын тыңлап үсәбез!" диләр.
-
Җәлилнең "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Хәлиуллина "Яшел ут" бәйгесенең финалында өченче урын алды
7-8 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары коллективлары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» бәйгесенең финалы булды. Анда Республиканың барлык районнарыннан ЮХИДИ һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Безнең районнан Җәлил поселогының «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Хәлиуллина бәйгенең район турында беренче урынны яулаган иде....
-
"Иң матур кош оясы". Сарманнан Илһам Миңнеязов
Мин ел саен үземнең канатлы дусларым турында кайгыртам. Кышын без әтием белән аларга җимлекләр ясадык, мин ашарларына биреп тордым, ә менә яз аенда без әтием белән кош оясы ясадык. Былтыр ясаган кош оясын сыерчыклар бик яратты, анда оялап, матур-матур кошчыклар чыгардылар. Быел алар, үз ояларын сагынып, исән-имин кайтып җиттеләр. Мин...
-
Район Советында дүшәмбе киңәшмәсе үтте
Район Советында чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча - Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады. Район территориясендә янгынга каршы көрәш буенча күрелүче чаралар турында янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы...
-
Сарманда шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды
Шимбә көнне район мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды. Сарман урта мәктәбе, гимназиясе, Җәлил икенче санлы мәктәп, гимназиясе, Петровка Завод, Нөркәй, Саклаубаш, Иске Кәшер мәктәпләре җыелма командалары бик матур чыгышлар ясадылар. Аларның уеннарына КВН уйнау осталары - Түбән Кама, Яр Чаллыдан килгән кунаклар бәя бирделәр. - Без районда...
-
"Иң матур кош оясы". Сарманнан Раушан Бадыйков
Раушан Бадыйков Сарман гимназиясенең 1 "а"сыйныфында укый. Ул да сыерчыкларга, матур оя ясап,ярдәм итәргә булды. Бу матур кош оясын ул әтисе белән ясаган.
-
"Нөркәй" агрофирмасы призына көрәш буенча ярышлар узды
9 апрель көнне Нөркәй урта мәктәбе спорт залында "Нөркәй" агрофирмасы призына көрәш буенча ярышлар узды. Тугыз команда - Җәлил беренче санлы, икенче санлы, Җәлил гимназиясе, Мортыштамак, Нөркәй, Петровка Завод, Илексаз, Иске Кәшер, Ләшәү Тамак мәктәпләре укучылары үзара бил тартыштылар. Иң элек уенчыларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, агрофирма директоры...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – чия ашы
Сезгә чия ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 1 стакан; - катырылган чия - 125 грамм; - шикәр - 1 аш калагы; - уылган дарчин - 1 чеметем; - шикәр кершәне - ½ чәй калагы; - солы лачаулары - 40 грамм. Лачауларны савытка салабыз. Ярты стакан кайнаган...
-
"Иң матур кош оясы". Ләшәү Тамактан Азалия Ханнанова
"Иң матур кош оясы" конкурсында Ләшәү Тамак авылыннан Азалия Ханнанова катнаша. - Ояны әтием ясады. Сыерчыклар кайтуын зур түземсезлек белән көттем. Алар бик матур итеп сайрыйлар, - ди Азалия.
-
"Иң матур кош оясы". Ләшәү Тамак авылы балалары
"Иң матур кош оясы" конкурсында экслюзив оялар белән Ләшәү Тамак авылыннан Таһир Дәүләтов һәм Азамат Ханнанов катнашалар. "Сыерчыкларны ояларыбызда тизрәк күрергә иде" ди алар.