11 февраль 2020 яңалыклары
-
Файдалы кинэш : әфлисун кабыгын ташлама
- Югары температураны төшерү өчен, 3-4 бүлем әфлисунны ярты стакан җылы суда 30 минут төнәтәләр, көнгә берничә тапкыр эчәләр.
-
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
-
Кызлары туган Салиховлар 8800 сумлык бүләккә ия булдылар
ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендә чыккан 1100 нче санлы карары нигезендә, 2020 елдан башлап, Татарстан Республикасында даими яшәүче җан башына туры килүче уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган яңа туган сабыйлары булган гаиләләр бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк комплектка ия булачаклар.
-
Җәлил хоккейчылары Сочи шәһәрендә республика данын яклаячаклар
7-9 февраль көннәрендә Җәлил боз сараенда “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының Бөтенрәсәй ярышларының 2007-2008 елгы урта төркем егетләре арасында Республика этабы финал уеннары уздырылды.
-
Район Советы депутаты "Парламент сәгате"ндә катнашты
Бүген Сарман урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен “Парламент сәгате” үтте. Аңа район Советы депутаты – “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Альбина Сабирова чакырулы иде.
-
Терлекчелек алдынгылары хөрмәтләнде
Районда терлекчелек тармагында 2019 елның 4 нче кварталы алдынгылары билгеләнде. Бүген – 11 февраль көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларга акчалата бүләкләр тапшырды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча бирелә
Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе әйтүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк.
-
Чирләмәс өчен нәрсә ашарга? Кыш әйләнәсе сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче 10 файдалы һәм тәмле ризык
Бал Балаларның һәм олыларның яраткан ризыгы иммунитетны күтәрә, бактерицид эффектка ия, ялкынсынуга каршы тора, авыртуны баса һәм тернәкләнергә ярдәм итә. Балда А, В1, В2, В6, С, РР, К, Е витаминнары, файдалы органик кислоталар, 300 дән артык микроэлемент бар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, балны кайнар эчемлекләргә салырга ярамый. Болай эшләгәндә балның бик күп файдалы үзлекләре юкка чыга. Иң яхшысы аны эремчек яки җиләк-җимешләр белән ашау.
-
Сарманлыларга бу атнага йолдызнамә тәкъдим итәбез
Кучкар (21.03 – 20.04) Кышның соңгы ае кучкарларга хыялларын тормышка ашыру өчен уңышлы булачак. Бүгенгене иртәгәгә калдырмыйча, ялкауланмыйча, бар эшне дә төгәл башкаруыгыз сорала. Күз буяуларга ышанып, үзегезгә проблема ясый күрмәгез.
-
Азалак мәктәбендә район Советы депутаты катнашында дәресләр узды
10 февральдә МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парламент дәресләре үткәрелде