10 август 2016 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин Cарманда район активы белән очрашты
Бүген район мәдәният йортында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашты. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка бер мандатлы 30нчы Әлмәт сайлау округыннан «Бердәм...
-
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зур Нөркәйдә ФАП ачу тантанасында катнашты
Бүген районга эшлекле сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зур Нөркәй авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук яңа уку елын капиталь ремонт узып каршылаучы урта мәктәптә дә булды. - Бу - республикада сафка бастырылган 345нче фельдшер-акушерлык пункты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында һәм районның...
-
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Нөркәй" агрофирмасы басуында булды
Бүген көннең икенче яртысында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районга эшлекле сәфәр кылды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Фәрит Мөхәммәтшин иң элек «Нөркәй» агрофирмасы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, механизаторлар белән очрашты, агрофирмада урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Ул районда уракның югары темплар...
-
Сарысаз Тәкермән авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген, 10 август көнне, Сарысаз Тәкермән авылында өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу - районда соңгы дүрт елда ачылган ФАПларның 14 нчесе. Тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы катнашты һәм авыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек, фельдшер-акушерлык пунктының аларга әйбәт хезмәт күрсәтүен һәм уңышлар теләде. Бу хактагы тулырак...
-
Район үзәк хастаханәсендә министр урынбасары булды
Бүген, 10 август көнне, районда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы булды. Ул район үзәк хастаханәсе, хирургия, балалар, ашыгыч ярдәм, гинекология һәм башка, шулай ук патологик анатомия бүлекләре эшчәнлекләре белән танышты. Соңыннан Илдар Фатыйхов район үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашты, алдынгыларны бүләкләү тантанасында катнашты. Бу хактагы...
-
Җәлилдә яшәүче Бәхтигәрәевләр гаиләсе өчен спорт – яшәү рәвеше
Спорт белән даими шөгыльләнүне сәламәт яшәү рәвешенә әверелдергәннәр районыбызда шактый. Гаиләләре белән бергә йөгерүчеләр, чаңгыга чыгучылар, баскетбол, бадминтон һәм башка уеннарны үз итүчеләр дә бар. Сарманнан Винер, Әлфия, Ләйсән, Айгөл, Эльмир Ризатдиновлар, Әлмәт авылыннан Рамил, Фирая, Исламия, Энҗе, Латыйфа Тимербаевлар исемнәре райондашларга яхшы таныш. Алар бер генә ярыштан да читтә...
-
Районда көттергән яңгыр ява
Дуслар! Сөенечле хәбәр җиткерәбез - яңгырлар, ниһаять, безнең районга да килеп җиттеләр. Дөрес, әлегә ул урыны-урыны белән, сайлап кына ява. "Ишеп ява" дип тә әйтеп булмый. Тик безгә шунысы да җитә. Күптән яумады бит инде!