10 май 2017 яңалыклары
-
22 майда район авыл җирлекләрендә шәхси техникага техник караулар башлана
22 майда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана. Машина, арбаларның техник торышын тикшерү, үткәрү тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсенең 2016 елның 19 декабрь 01-05/330-пр номерлы боерыгы һәм 2013 елның 13 ноябрендә Россия Федерациясе 1013 номерлы хөкүмәт карарына нигезләнә. Шул ук вакытта кагыйдә буенча...
-
Сарманның "Шәфкать" үзәгендә "Җирдәге тормыш хакына" дигән кичә үтте
Бөек Җинүнең 72 еллыгы уңаеннан Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район китапханәсе хезмәткәрләре сугыш һәм тыл ветераннары белән "Җирдәге тормыш хакына" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Кичәдә сугыш, сугыштан соңгы елларга багышланган шигырьләр укылды. Ахырдан "Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Фоторепортаж -...
-
Сарман районында чәчү вакытында төгәлләнәчәк
Татарстанда язгы чәчү кампаниясе 20 майда төгәлләнер дип фаразлана. (Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. "Без башта көн саен 100...
-
Илексазда "Сезнең Бөек батырлыкны тарих саклый" дигән китапны тәкъдир иттеләр
6 май көнне Илексаз авылы мәдәният йортында "Сезнең Бөек батырлыкны тарих саклый" дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Очрашуга авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары кайткан иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә багышланган әлеге хәзинәне дөньяга чыгаруга шушы авыл егете Фәрхетдинов Илсур Мәгъсүт улы зур тырышлык...
-
Иртәгә "Сарман"га очсызрак бәядән язылу өчен подписка ункөнлеге башлана
Иртәгәдән, 11 майдан, 21 майга кадәр матбугатка 2017 елның икенче яртысына яздыру ункөнлеге булачак. Аның кысаларында ташламалы бәяләр көтелә. Ул көннәрдә "Сарман" газетасына 614 сум 58 тиеннән язылу мөмкинлеге бар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – төшке ашка гөмбә белән салат
Сезгә төшке ашка гөмбә белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 2 данә; - яңа кыяр - 1 данә; - урман гөмбәсе - 200 грамм; - ак суган - 1 данә. Бәрәңгене пешерәбез. Гөмбәне суган белән кыздырабыз, тоз сибәбез. Гөмбә белән бәрәңгене суытабыз. Кыяр, бәрәңге турыйбыз, гөмбә...
-
Район үзәге зираты янындагы контейнерга иске мебель китереп аударганнар
Зиратларны чиста, төзек тоту турында күпме генә сөйләсәк тә, кемнәрдер өчен ул буш сүз булып кала бирә. Шушы көннәрдә район үзәге зиратында тагын бер күңелсез күренешкә тап булдык - билгесез кешеләр, сарманлылар булырга тиеш, капка янындагы контейнерга иске мебельләрен китереп аударганнар. Чүплеккә илтсә ни була? Күпме генә ара кала бит...
-
Сөлектә "Җиңү алып килде язлар" дигән митинг үтте
Сөлек мәдәният йортында "Җиңү алып килде язлар" исемле тантаналы митинг узды. Ветераннарны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина,ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова котладылар. Бәйрәм "Тол хатыннар, тол кызлар" пьесасыннан күренеш белән башланып китте. Үзешчәннәр бик матур концерт күрсәттеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан...
-
Карашай Саклауда күренекле шәхесләр белән очрашу үтте
Карашай Саклауда авылдан чыккан күренекле шәхес - Әзһәр Хөсәеновның шәхси китапханәсен ачу һәм авылдашлар белән очрашу узды.Казан кунаклары - "Яңа гасыр" телеканалы кинооператоры Юрий Гвоздьның һәм "Айфара" төркеме артистларының чыгышы авыл халкы күңеленә хуш килде.
-
Шәрләрәмәдә Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
Шәрләрәмә авылында 9 Май - Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митингта Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын котлау һәм олылау, яуда һәлак булганнарны искә алу, үзешчән сәнгать осталары чыгышы булды. Бәйрәм чарасын китапханәче Әлфия Салихҗанова, мәдәният йорты җитәкчесе Илгиз Вәлиев һәм Лилия Вәлиева әзерләделәр һәм куйдылар. Биредә яшәүче әби-бабайлар...
-
Карашай Саклау мәктәбе укучылары Минзәлә районында кунакта булдылар
"Мәрхәмәт - Милосердие" район хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Вероника Хөсниева Карашай Саклау мәктәбе укучыларын Минзәлә районы Югары Тәкермән авылына кунакка алып барды. Алар Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган фестивальдә лауреат исемнәренә лаек булдылар.