10 февраль 2018 яңалыклары
-
Хәерле тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, райондашлар!
Сезгә тыныч йокы телим, төннәрегез имин үтсен, тәмле, татлы, сихри төшләр күреп изрәп йоклагыз.Атасы таңнар аяз булсын, күңелегез һәрчак язгы наздай балкып торсын! Фото:https://vk.com/public147862424
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының санаулы сәгатьләре генә калып килә . Ашыгыгыз,дуслар!
Игътибар!Бүген "Бергә бәхетле" фотоконкурсына фотолар кабул итүнең сонгы көне.Димәк,сезне активрак булырга чакырабыз, кадерле дуслар! 12 февраль көнне нәкъ 9.00 да фотоконкурсның барлык катнашучыларына тавыш бирү башлана,ул төгәл бер тәүлек дәвам итәчәк."Бергә бәхетле" фотоконкурсында катнашучы танышларыгыз ,яисә, якын кешеләрегез булса алар өчен тавыш бирергә онытмагыз!
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары “Мир профессий” дигән конкурста катнаштылар
8 нче февраль көнне районда "Мир профессий" дигән конкурс узды. Анда безнең Зур Нөркәй мәктәбенең 8 класс укучылары катнашып, призлы урын алдылар. Котлыйбыз!
-
Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә Муса Җәлилне искә алдылар
Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакында хезмәткә яки...
-
Петровка Завод авылы мәктәбендә "Ел укучысы 2018" бәйгесенең йомгаклау этабы узды
-
Илексаз мәктәбеннән Ләйсән лауреат булды
"Киләчәккә билет" һөнәрләр конкурсы - "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасының бер чарасы булып тора. Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Салахова әлеге конкурста катнашты. Укытучысы -татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөләндәм Хәлиуллина. Ләйсән лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Сарайлыда Фәнис Яруллинны искә алдылар
Китапханәче Габдрахманова З.Г. һәм укытучы Газизова М.М. укучыларны "Җилкәннәр җилдә сынала, ә кеше-тормышта "дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм Ф.Яруллинның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырдылар.
-
Җәлил бистәсе мәктәбеннән инглиз теле укытучысы “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булды
МБББУ"Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең инглиз теле укытучысы Габдрахманова Э.Ш."Кеше тәрбияләү" Республика конкурсының муниципаль этабында "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.
-
Александровка мәктәбендә методик берләшмә узды
9 нчы февраль көнне МБББУ "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе узды. Темасы "Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары". Башлангыч сыйныф укытучылары Суербаева Р. Р., Ильясова Л. Н., Мәрдәнова Р. Т. һәм Загретдинова Ф. Ф. югары дәрәҗәдәге ачык дәресләр күрсәттеләр . Шулай ук инглиз теле укытучысы...
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә. (Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта...