10 февраль 2017 яңалыклары
-
Сарман урта мәктәбендә муниципаль бәйге узды
Бүген Сарман урта мәктәбендә "Ел укытучысы" конкурсы кысаларында "Кеше тәрбияләү", "Йөрәгемне балаларга бирәм" исемендәге муниципаль бәйге узды. Төрле мәктәпләрдән 25 укытучы көч сынашты. Сарман урта мәктәбе данын тәҗрибәле сыйныф җитәкчеләре Венера Ханнанова, Гөлназ Хатыйпова, Фәрит Салихов якладылар.
-
Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Люзия Хаҗиева "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең зона турында катнашты
8-9 февраль көннәрендә Мөслимдә Бөтенроссия "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең зона туры уздырылды. Районыбыз данын яклап, Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Люзия Хаҗиева чыгыш ясады. Бәйге нәтиҗәләре 20 февральдә билгеле булачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – итле сыр ашы
Сезгә итле сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кишер - 1 данә; суган - 1 данә; бәрәңге - 5 данә; йомшак сыр - 200 грамм; яшелчә шулпасы - 1,5 литр; фарш - 250 грамм; зәйтүн мае, тоз, тәмләткечләр, укроп - тәм буенча. Суганны һәм бәрәңгене - шакмаклап, кишерне салам...
-
Районда узган ел белән чагыштырганда көн саен ике тоннага артык сөт савыла
Район терлекчеләре елны уңышлы гына башладылар. Гыйнвар аенда 16531 центнер сөт, 1520 центнер ит җитештерелде. Узган елның шул чорына карата алар 104-105 процент тәшкил итә. Бүген һәр сыердан уртача 10,8 килограмм сөт савылып, көн саен 55,3 тонна продукция җитештерелә. Бу - былтыргыдан 2 тоннага артыграк.
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Куҗактан Раушан Нуриев
"Дембель альбомы" конкурсында беренче катнашучыбыз - Куҗактан Раушан Нуриев. - Мин Куҗак авылында торам. 2005 елның җәеннән 2007 елның җәенә кадәр Калининград өлкәсе, Гвардейский районы, Знаменск бистәсендә урнашкан Һава һөҗүменә каршы гаскәрләрендә хезмәт иттем. Өйдән бик ерак булуга карамастан, әллә ни авыр булмады, беренче 2-3 ае гына сагындырды, аннары күнегеп...