10 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Сарманда урам исемнәре нинди телдә?
Кичә, 9 январь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев алып барды. Республика юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов дәүләт турындагы законнар җыелмасына кыскача анализ ясады. Васил Шәйхразыев республикада дәүләт телләрен тормышка ашыру буенча...
-
“Нөркәй” агрофирмасы бозаулары яңа торакта яшиләр
- Узган ел агрофирмада 1900 баш бозау туды. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 262гә күбрәк, - диде подразделение җитәкчесе Радик Хәбибуллин, "Шыгай" комплексында очрашкач. Ай башы гына булуына карамастан, биредә 50 бозау туган. Киләчәктә дә яхшы үрчем булыр, дип өметләнәләр агрофирма хезмәтчәннәре.
-
Мортыштамак авылында яшәүче Дәнфирә апа Низаметдиновага 90 яшь тулды
Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамак авылында яшәүче, 22 ел гомерен халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүгә багышлаган, тыл һәм хезмәт ветераны Низаметдинова Дәнфирә Мөхәммәтдин кызына бүген 90 яшь тулды. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы...
-
Сарманның ачык канализация чокырлары өчен кем җаваплы?
Иртән эшкә барганда, Ленин урамындагы 14нче һәм 14а йортлары арасындагы тыкрыкта борынга начар ис бәрелде, бераздан челтерәп аккан су тавышы ишетелде. Тагын берничә адым атлауга, ачык канализация чокыры күрдем. Юл эттергәндә, күрмичә, ачылганмы ул капкач, күреп тә, кире япмаганнармы, билгесез. Кайсы оешмага хәбәр итәргә белмәгәч, фотога төшереп, редакциягә юлларга булдым...
-
Балагыз мәктәптә начар укыса нишләргә ?
Баласының үсешенә җаваплы караган һәр ата-ана аның «5»ле билгеләренә генә укуын тели. Тик һәр балада да шаккаттырырлык академик белемнәре булмый шул. Сабыегыз мәктәп программасын җиңел үзләштерсен дисәгез, моның өчен оптималь шартлар булдырырга тырышыгыз. Беренче сыйныфка килеп, парта артына утыртканчы ук баланың башлыча әзерлеге булырга тиеш. Моның өчен бүгенге көндә махсус...
-
Дөньяда иң бай кешенең исеме билгеле булган
Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос дөньяның иң бай кешесе санала. Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос тарихта дөньяның иң бай кешесе санала. Bloomberg мәгълүматлары буенча аның байлыгы 105,1 млрд доллар тәшкил иткән. Бу хакта, CNN телеканалына сылтама белән, ТАСС хәбәр итә. Bloomberg рейтингының икенче урынында Microsoft башлыгы Билл Гейтс (93,3 млрд...
-
Алдынгы терлекчеләр бүләкләнде
Терлекчелектә намуслы хезмәт куйган, ай нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән алдынгыларны тәбрикләү районда матур традициягә әверелде. Кичә үткән елга йомгак ясалып, декабрь аенда аеруча тырышып эшләгәннәрне бүләкләделәр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда...
-
«Инстаграм»ны шаулаткан 5 җырчы: Elvin Grey, Уразова, Фирдүс, Илсөя һәм Ландыш
Бүгенге көндә иң популяр социаль челтәр булып "Инстаграм" санала. Белгечләр фикеренчә, алдагы 10 елда ул беренчелекне беркемгә дә бирмәячәк. Ә артистлар өчен бу бик уңайлы әйбер булып чыкты: реклама һәм афишаларны элү өчен менә дигән мәйданчык! Ә күз алдына китерәсезме, Европада кибеттәге товарның 85 проценты нәкъ "Инстаграм" аша сатыла икән....