9 декабрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар Яңа елга әзерлекне башладылар
Район Cоветында узган дүшәмбе киңәшмәсендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында сөйләштеләр. Оешма һәм учереждениеләр биналарын,территорияләрен бизәү турында конкурс игълан ителде. Ял паркында урнашкан үзәк чыршы бугенге көндә бизәлгән, бәйрәм итәргә әзер.
-
Район мәдәният йортында Ватан геройлары көне узды
9 нчы декабрь көнне мәдәният йортында Ватан геройлары көне уңаеннан "Батырлар даны мәңгелек" дип исемләнгән тематик кичә узды. Яшьләрне патриотик рухта, Ватанга мәхәббәт, аны якларга һәм сакларга әзерлек, батырларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләүне максат итеп куйган бу кичәдә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Мухаметов Ленар Фәритович, сугыш...
-
Сарманлылар "Татарстан - яңа гасыр” каналында
Cәнгать мәктәбе укытучысы Рәйсә Фәретдинова укучылары Дания Сәгъдәтова һәм Элина Фазуллина белән "Яңа Гасыр" каналының балалар өчен "Зәңгәр ут" яңа ел тамашасы тапшыруында катнаша. Алар анда Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә Хәйруллина сүзләренә Рәйсә Фәретдинова иҗат иткән "Кәҗәкәй" җырын башкара.
-
Үзәк китапханәнең 90 еллык юбилеена чакырабыз
12 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә үзәк китапханәнең 90 еллык юбилеена багышланган бәйрәм үткәрелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Александровка авылында матур кичә узды
3 декабрь көнне Александровка мәдәният йортында инвалидлар көненә багышлап «Җылы сүз кадере» дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә төрле теләкләр, нәфис сүзләр әйтелде, матур җырлар башкарылды. Килгән кунаклар төрле темаларга сөйләшеп, әңгәмә корып, җырлар җырлап утырдылар, татар бию көе ишеткәч биеп тә алдылар.