9 август 2017 яңалыклары
-
Азалакта һәйкәл янын төзекләндерәләр
Үзара салым акчасына Азалак авылында һәйкәл янын төзекләндерү эшләре бара. Сарман муниципаль районы порталы
-
Район басуларында урып-җыю эшләре бара
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Сезне 9 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. Урып-җыю
-
Иске Кәшердә авыл жирлеге бинасына ремонт ясыйлар
Иске Кәшердә авыл жирлеге бинасына ремонт дәвам итә. Күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – суганнан әче-баллы соус
Сезгә суганнан әче-баллы соус рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: башлы суган - 100 грамм; шайтан таягы мае - 20 грамм; тары оны - 10 грамм; шикәр - 1 чәй калагы; алма серкәсе - 1 чәй калагы; су - 300 грамм. Шикәрне төябез, табада караңгы төскә кергәнче кыздырабыз, 1 калак су...
-
"Сарман" агрофирмасы комбайнчылары янына басуга район үзешчәннәре концерт белән килделәр
Бүген "Сарман" агрофирмасы комбайнчылары янына басуга район үзешчәннәре концерт белән килделәр. Алар матур җырлары, биюләре белән кыр хезмәтчәннәренең эшләренә дәрт өстәделәр. Концертлар алга таба да дәвам итәчәкләр. Тулырак материалны район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
"Нөркәем" ансамбле "Түгәрәк уен" фестивалендә лауреат булды
Зур Нөркәй авылыннан "Нөркәем" вокал-инструменталь ансамбле солистлары - гармунчылар Рафаэль Гыйләҗев, Рәшит Гайсин, мандолиначы Илһамия Кутусова һәм Ләке авылыннан Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Иганә" фольклор ансамбле, Казан Кремлендә үткәрелгән "Түгәрәк уен" халыкара татар фольклоры фестивалендә катнашып, лауреат исемен алып кайттылар. "Түгәрәк уен"ның Бөтендөнья татар конгрессы көннәренә дә туры килүе аеруча куанычлы...
-
Сарман пенсионерлары Bot Telegram программасында эшләргә өйрәнәләр
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек формалаштырырга? Ана капиталы алырга гариза биргәндә нинди документлар кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Шушы һәм башка сорауларга җавапны сез «Пенсионный Bot Telegram» да таба аласыз. Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә беренче шәхси ярдәмчене Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе эшләде. Бот...
-
Сарманнан Мәдинә һәм Роберт Хәйруллиннар бакчасында нинди генә чәчәкләр юк!
Матурлык дөньяны саклар, дигән әйтемнең хаклыгына торган саен ныграк инанасың. Ихаталарын заманча төзекләндереп, бакчаларын гүзәллеккә күмеп яшәүчеләр көннән-көн арта. Газетабыз битләрендә, сайтыбызда берничә ел рәттән "Иң зәвыклы бакча" бәйгесе барды. Быелдан без аны, күңелле акция буларак дәвам итеп, матур традициябезгә әверелдерергә исәпләдек. Бакчачылык, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы...